Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.09.2019, 12:28

Казан Мэры ата-аналарга туклануны контрольдә тоту өчен мәктәп ашханәләренә керү мөмкинлеген тәэмин итәргә кушты

Модернизацияләү программасы ярдәмендә ашханәләрдә утырту урыннары саны 2,5 меңгә артты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы сентябрь, Алена Мирошниченко). Казанда мәктәп ашханәләрен капиталь ремонтлау тәмамланды - 2-нче сентябрьдә укучылар өчен 36 яңартылган һәм 2 яңа мәктәп рестораны үз ишекләрен ачты. Башкарылган эшләр турында бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәмәдшина сөйләде.

«Планлаштырылган барлык эшләр дә башкарылды. Ашханәләргә капиталь ремонт ясалды, алар моңа мохтаҗ иде, беренче чиратта, яңа заманча җиһазлар урнаштырылды, мебель сатып алынды, савыт - саба һәм аш бүлмәсе инвентаре яңартылды, персонал өчен яңа махсус кием сатып алынды», - дип хәбәр итте спикер.

Рима Мөхәмәдшина төшке аш залларының заманча уңайлы киңлекләргә үзгәрүен, анда укучылар төшке ашны гына түгел, буш вакытларын да рәхәтләнеп үткәрә алалар, дип ассызыклады. «Шулай итеп, Казанда ремонтлау һәм ике яңа мәктәпне ачу программасын исәпкә алып, «Мәктәп рестораны» форматындагы ашханәләр саны 65-кә җитте. Ә бу исә шәһәр мәктәпләренең гомуми саныннан 30%-тан артыгы», - диде ул һәм бу чаралар утырту урыннарын 2,5 мең кешегә арттырырга ярдәм итте, дип өстәде. Төшке аш залының мәйданын арттыру һәм ремонтланган мәктәп ашханәләрендә яңа компактлы заманча җиһаз урнаштыру схемасын үзгәртү хисабына 1550 яңа урын, ә яңа мәктәпләрдә – 950 урын барлыкка килде.


«Азык-төлек блокларын ремонтлау өчен мәктәп ашханәләре хезмәткәрләре зур рәхмәт белдерә. Уңайлы хезмәт шартлары - кадрлар җәлеп итүдә бик мөһим өлеш. Бүгенге көндә шеф-пешекчеләрнең вакансияләре тулысынча ябылган, пешекчеләр белән тәэмин ителеш – 85%, аш бүлмәсе хезмәткәрләре белән - 90%», - дип ассызыклады Р.Мөхәмәдшина. Ул шулай ук департамент командасының һөнәри осталык буенча 45-нче WorldSkills Kazan 2019 чемпионатында катнашучыларны һәм экспертларны тукландыруны оештыруда катнашкан пешекчеләр белән тулылануын әйтте. «Аларның һөнәри осталыклары һәм күнекмәләрен без яңа ашлар эшләү һәм аларны мәктәп ашлары лабораториясендә үзләштерүдә ярдәм итү өчен кулланачакбыз», - дип аңлатты ул.

Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры шулай ук 12 мәктәптә ремонт эшләре билгеләнүен искәртте, анда утырту урыннары санын арттыру бик кирәк, ләкин бу янкорма төзү хисабына гына оештырылырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, 1-нче сентябрьгә мәктәптә туклануны оештыруны модернизацияләүгә киткән акчаның гомуми бюджеты 250 млн сум тәшкил иткән, шул исәптән шәһәр акчасыннан 170 млн сум һәм Азык-төлек департаментыннан - 80 млн сум.

«Яңа матур мәктәп рестораннарында балаларның ризыкны ахырына кадәр ашап бетерәсе киләчәк», - дип ассызыклады Казан Мэры Илсур Метшин. Ул шулай ук ата-аналарның ашханәгә керү формасын һәм форматын уйларга кирәклеген искәртте. «Без беләбез, гамәлдәге регламент буенча ата-аналарны мәктәпләргә, бигрәк тә ашханәләргә кертмиләр. Ата-аналар комитетларының яки аеруча актив ата-аналарның гаризалар буенча үтеп ашханәне карау, ризыкны татып карау мөмкинлеге булсын», - диде шәһәр башлыгы һәм департаментка һәм мәгариф идарәсенә әлеге мәсьәләне хәл итәргә кушты.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 09.09.2019
Видеорепортаж
09.09.2019 11:42
Барлык яңалыклар