Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.11.2021, 16:49

Казанлыларга синоптиклар буран, кар һәм көчле җил фаразлый

17-нче ноябрь көндез Татарстан Республикасы башкаласында һава температурасы +1 дән -1 градуска кадәр тәшкил итәчәк.

Фото: Автор фотографии

Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы ноябрь). 17-нче ноябрьдә синоптиклар Татарстанда һәм аның башкаласында төнлә һәм көндез күз күреме 1-2 км га начарлану белән кыска вакытлы буран фаразлый. Төнлә көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Юлларда бозлавык саклана.

Казанда һава температурасы алдагы төндә -3-тән -5 градуска кадәр, көндез 17-нче ноябрьдә +1-дән -1 градуска кадәр булачак.

Тулаем республика буенча төнлә һәм иртән һаваның минималь температурасы -3-тән -8 градуска кадәр, көндез +1-дән -4 градуска кадәр, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе татарстанлыларга, көчле җил булганда, биналардан чыкмаска һәм балаларны күзәтүсез калдырмаска, шулай ук тәрәзәләрне ябарга, балконнардан тышкы якка егылып төшәргә мөмкин булган предметларны алып куярга киңәш итә. Көчле җилдән йорт диварлары, тукталышлар һәм төзелеп бетмәгән биналар янында качарга киңәш ителми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

Бозлавык вакытында машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, кинәт туктап калудан баш тартырга кирәк. Туктаган очракта ерактан күренә торган жилет кулланырга кирәк. Җәяүлеләргә юлларны чыкканда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмаска, кирәк булган очракта транспорт агымына таба хәрәкәт итәргә һәм ерактан күренә торган жилет яки яктылыкны кире кайтара торган кием элементларын кулланырга киңәш ителә.

Барлык яңалыклар