Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.10.2025, 14:05

«Метроэлектротранс» махсус техника һәм трамвайларны кышка әзерләүне төгәлли

Трамвай юлларын кардан чистартуга алты «снегурка» чыгачак

Советлар Союзы герое И.К.Кабушкин исемендәге трамвай депосында махсус техника һәм трамвайларны кышкы чорда файдалануга әзерләү төгәлләнә. Предприятие хезмәткәрләре халыкта «снегурка» дип аталган 6 махсус «ВТК-01» кар җыю вагонын әзерлеккә китерделәр. Техника трамвай юлларын щеткалы вал ярдәмендә чистартачак.

Гадәти трамвайлардан аермалы буларак, «снегурка»ның эчендә ике идарә итү кабинасы, шулай ук рельс өслеген кардан чистарту өчен ике ягында щеткалар бар. Махсус техника җыештыруны кичке һәм төнге вакытта, көчле кар яуганда көндез дә үткәрәчәк, дип хәбәр итә предприятиенең матбугат хезмәте.

Депо белгечләре линиягә көн саен чыга торган 90 трамвайны да тикшергәннәр. Вагоннарның түбәләрен, су акмасын өчен, махсус май белән эшкәрттеләр. Тишекләрне бетерү өчен ишекләрне көйләделәр, җылыту һәм яктырту системаларын тикшерделәр, тәгәрмәчләрне һәм эчке җиһазларны ремонтладылар.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казан метрополитенында «Русич» моделе электропоездын ремонтлау төгәлләнгән.

Барлык яңалыклар