В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юлларда бозлавык булачак
Денис Гордийко фотосы
Иртәгә, 24 гыйнварда, Казанда явым-төшемсез болытлы һава торышы көтелә. Синоптиклар тизлеге секундына 3-8 метрга җитәчәк юнәлешен үзгәртүчән җил фаразлый. Иртән һәм төнлә термометр баганалары -25..-27 градус, аязганда -29 градус күрсәтәчәк. Көндез температура -19 дан -21 градуска кадәр салкын булачак. Юлларда бозлавык көтелә.
Синоптиклар Татарстанда шулай ук явым-төшемсез аязучан болытлы һава торышы фаразлый. Төнлә һәм иртән минималь температура -25..-30 градус, аязганда -35 градус булачак. Көндез термометр баганалары -18..-23 градуска кадәр күтәреләчәк. Халыкны юлларда бозлавык булачагы хакында кисәтәләр.
Якшәмбе көнне, 25 гыйнварда, салкын һава торышы саклана. Юнәлеше алмашынучан җилнең тизлеге секундына 2-7 метр тәшкил итәчәк. Төнлә һәм иртән термометрның терекөмеш баганасы -24..-29 градуска, аязганда -33 градуска түбән төшәчәк. Көндез һава температурасы -17..-22 градус булачак.
Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, киләсе атна башында Татарстанда явым-төшем көтелми. Минималь температура төнлә һәм көндез -23..-28 градус, аязганда -32 градус булачак. Көндез термометр баганалары -15..-20 градус күрсәтәчәк.