В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Күргәзмәдә фоторәссам үзенең 100-дән артык эшен – берничә ел эчендә төшерү нәтиҗәләрен тәкъдим итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче август). Казанда 20-23 августта фотограф Олег Самойловның «HUMANS – Портреты человеческие от рождения...» мультимедиа күргәзмәсе узачак.
Күргәзмәдә фоторәссам үзенең 100-дән артык эшен – берничә ел эчендә төшерү нәтиҗәләрен тәкъдим итәчәк. 133 экранда төрле яшьтәге, сабыйлардан алып өлкән буын вәкилләренә кадәр, фантазия һәм әкият геройлары портретларын, танылган тарихи шәхесләр образларын һәм башка бик күп эшләрне күрергә мөмкин булачак.
Моннан тыш, күргәзмәгә килүчеләр портрет фотографиясе, сюжет линиясе, макро һәм микротөшерү буенча ачык мастер-классларга кушыла алачак.
Олег Самойлов – Казаннан 14 еллык эш стажы булган фотограф һәм фоторәсем мәктәбенә нигез салучы.
Күргәзмә «Россия – минем тарих» мультимедиа паркында («Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгенең 1-нче павильоны) 20-нче августта 19.00 сәгатьтә ачылачак. Экспозиция 21-нче августтан 23-нче августка кадәр 10.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Күргәзмәгә бару һәм мастер-классларда катнашу бушлай, дип хәбәр итә тарихи парк матбугат хезмәте.