В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Моннан тыш, өстәл уеннары, математика һәм инглиз теле дәресләре үткәреләчәк
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче октябрь). «Ак чәчәкләр» бульварындагы иҗат остаханәсе эшен дәвам итә. Анда теләгән һәркем әлеге телдә сөйләшүче Елена Джиханнан төрек теле буенча дәресләр ала алачак.
Курста грамматика һәм фонетика өйрәтәчәкләр, шулай ук сүзлек запасын тулыландырырга һәм җөмләләрне ничек төзергә икәнен аңларга ярдәм итәчәкләр. Дәресләр олылар һәм 14 яшьтән өлкәнрәкләр балалар өчен туры килә. Сылтама буенча укытучыга язып, кызынсындырган мәгълүматны белергә һәм язылырга мөмкин.
Шулай ук якшәмбе көнне 14:00 сәгатьтә остаханәдә инглиз теле буенча дәресләр уза. Аларга 6 яшьтән өлкәнрәк булган һәркем килә ала. Язылу өчен +7(927)031-50-11 телефоны буенча шалтыратырга кирәк.
Остаханә Әпсәләмов урамы, 29 к1 адресы буенча паркның ябык павильонында урнашкан.