Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.12.2018, 17:17

Казансу һәм Иделдә ерганаклар һәм ярыклар барлыкка килгән

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы шәһәр халкын бозга чыгу куркынычы турында кисәтә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче декабрь). Татарстан сулыкларында боз кату процессы тәмамланмаган, Идел һәм Казансу елгаларында җылы һава шартларында әле тотрыксыз боз, күп санлы чокырлар һәм ярыклар күзәтелә.

Закон нигезендә, 7 см. азрак калынлыктагы бозга чыгу тыела. Әлеге хокук бозу кисәтү яки 1500 сумнан 2000 сумга кадәр административ штраф салу рәвешендә җәза бирүне күздә тота, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Әйтик, Адмиралтейство бистәсе янындагы Иделдә боз калынлыгы 8-13 см тәшкил итә, Иске Аракчино янында – 10-16 см, Яңа Победилово – 0-16 см, Куземетьево – 5-13 см. Торфяной бистәсе янында Казансуда боз калынлыгы – 5-13 см, Түбән Заречье янында – 10-13 см.

Коткаручылар һава температурасы өч көннән артык 0 градустан югары булганда, бозның ныклыгы 25% кими, дип искәртә. Бозның ныклыгын визуаль рәвештә билгеләргә була: зәңгәр төсле боз нык була. Ак бозның ныклыгы ике тапкыр кимрәк. Соры, тонык-ак яки саргылт төсле боз ышанычлы түгел.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында балык тотучыларга төп куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерәләр. Әйтик, кышкы балык тоту вакытында ялгызы гына балык тотарга һәм тәүлекнең караңгы вакытында бозда калырга ярамый. Һава торышының кискен үзгәрүе дә куркыныч булырга мөмкин.

Балыкчыларга үзе белән азагында йөк эленгән12-15 метр озынлыктагы бау, шулай ук металл шиплар, пычак яки башка кискен предмет (эре кадакчалар) йөртергә киңәш ителә, аның ярдәмендә, боз астына киткәнд очракта, чыгу мөмкин булачак.

Шулай ук коткару жилеты һәм җылы кием запасы йөртү дә файдалы. Әлбәттә, көчле салкыннар һәм тотрыклы боз ясалуы яхшырак.

Моннан тыш, җылыткан чорда бозга чыгу тыела.

Барлык яңалыклар