В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Акциягә РФнең башка шәһәрләре дә кушылачак
Фото: Марат Мөгыйнов
Акциягә 30 дан артык шәһәр кушылачак. Алар арасында Мәскәү, Брянск, Бөек Новгород, Грозный, Калининград, Кострома, Түбән Новгород, Омск һ.б. бар. Россия телевизион радиотапшырулар челтәренең биек корылмаларында шулай ук «Россия һәм Белоруссиянең Союз дәүләте көне» дигән язуны да күреп булачак, дип хәбәр итә ТАСС РТРСка сылтама белән.
1996 елның 2 нче апрелендә ике ил берләшмәсен төзү турында килешү имзаланды. Шул ук көнне Россия һәм Белоруссия халыклары бердәмлеге көнен булдыру турында карар кабул ителде.