В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тамашачыларга Казан режиссерларының дүрт картинасын тәкъдим итәчәкләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче июль). Казанда Кабан күле яр буенда ачык һавада кино күрсәтүләрнең яңа сезоны башлана. «Алтын тәлинкә» («Золотая тарелка») кинематографиясе өлкәсендә I Төбәкара премия каталогыннан фильмнарны атна саен уңайлы һава шартлары булганда карарга мөмкин булачак.
Беренче кино күрсәтү 15-нче июльдә узачак. Тамашачыларга Казан режиссерларының дүрт картинасын тәкъдим итәчәкләр - өч кыска метражлы һәм бер тулы метр. Сеанс режиссер Родион Сабиров һәм Ангелина Миграноваларның 3 минутлык WAY (12+) әсәре белән башланачак. Аннары казанлылар режиссер Aleshaның «Зачем я это делаю» документаль кыска метражын күрәчәк. Моннан тыш, Татарстан башкаласында яшәүчеләргә һәм кунакларга Рудольф Хәйретдиновның «Два часа до тишины» 17 минутлык драмасын (16+) күрсәтәчәкләр.
Программаны Татарстан режиссерлары Илсөяр Дамаскин һәм Рөстәм Рәшитовның «Кире» тулы метражлы проекты тәмамлый (12+). Тасмада төп рольләрне Россиянең театр һәм кино актеры, телевидение алып баручысы, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган артисты, «Квартет И» комик театрына нигез салучыларның берсе Камил Ларин һәм театр һәм кино актеры, Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһаншин башкарган.
Кино 20.30-га кадәр күрсәтеләчәк. Керү ирекле, дип хәбәр итә «Время кино» дирекциясе матбугат хезмәте. Кино күрсәтүләр Президент грантлары фонды ярдәмендә оештырыла.