Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.11.2021, 15:53

Казан китапханәләренең китап фондын тулыландыруга бюджеттан өстәмә рәвештә 10 млн сум акча бүленәчәк

Мондый карарны шәһәр Мэры Илсур Метшин Мәүлетов урамындагы 13-нче номерлы китапханәне карау барышында кабул итте, анда капиталь ремонт ясала.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы ноябрь, Ксения Швецова). Концерт залы булган беренче шәһәр китапханәсе Мәүлетов урамы, 17б адресы буенча капиталь ремонттан соң барлыкка киләчәк. Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Идел буе районындагы 13-нче номерлы китапханә филиалындагы капиталь ремонт барышын тикшерде. Ул яңа заманча стандартлар буенча реконструкцияләнәчәк. Карау нәтиҗәләре буенча шәһәр башлыгы яңа киңлекнең дизайны эскизын эшләп бетерерүне йөкләде, шулай ук шәһәр китапханәләренең китап фондын тулыландыруга өстәмә 10 млн сум акча бүлеп бирү турында карар кабул итте.

Яңа китапханәнең үзенчәлеге: мемориаль почмак, коворкинг һәм өстәл уеннары зонасы

Китапханә бинасы 1989 елда төзелгән, аның гомуми мәйданы 500 кв.м. Бу шәһәрдә иң күп йөри торган китапханәләрнең берсе – ул халык тыгыз яши торган микрорайонда урнашкан, аннан ерак түгел генә медицина көллияте, спорт комплекслары, студентлар тулай торагы һәм башка социаль объектлар бар.

«Китапханә күптән ремонтка мохтаҗ иде, бу турыда укучыларыбыз күп тапкырлар сорадылар», – дип билгеләп үтте Казанның Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Резедә Исмәгыйлева.

Булачак китапханәнең архитектура проектын «КРК Групп» ҖЧҖ компаниясе һәм «Архдесант» иҗат төркеме эшләде, подрядчы оешма «Профстройэксперт» ҖЧҖ булды. Яңартып төзү эшләренә эшчеләр сентябрь уртасында керештеләр. Бүген алар җиһазларны, мебельне тулысынча сүттеләр, дизайн-проект нигезендә яңа бүлгеләр урнаштырдылар. Моннан тыш, подрядчы оешма директоры урынбасары Алексей Соколов сүзләренә караганда, фасадны реставрацияләү, штукатур эшләре тәмамланган, инженерлык челтәрләре салынган, ә якын арада бизәкләү эшләренә керешү планлаштырыла. Хәзер объектта 25-ләп кеше эшли.

 

Проект буенча китапханә ике зур зонага бүленә: тынычында классик уку заллары һәм коворкинг җиһазландырылачак, ә тавышлысында төркем эше, чаралар, өстәл уеннары өчен бүлмәләр булдырылачак. «Интерьер 70-80 нче еллардагы модернистик эстетикада башкарылган», – дип сөйләде Мэрга дизайнер Ильяс Гыйльманов.

Тыныч зонада шагыйрә, драматург, публицист, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гөлшат Зәйнәшевага багышланган күргәзмә-экспозиция залы оештырылачак. «Бу китапханәнең бер үзенчәлеге булачак, – дип сөйләде дизайнер. – Монда шулай ук аның шигырьләренә язылган татарча җырлар белән пластинкалар коллекциясе дә тәкъдим ителәчәк. Укучылар аның иҗаты һәм татар мәдәнияте белән әдәбият аша гына түгел, җырлар аша да якыннанрак таныша алачак.

Мэр экспозиция залы белән мемориаль почмак булдыруның мөһимлеген билгеләп үтте. Ул шулай ук булачак китапханә дизайнын эшләп бетерүне йөкләде.

Мәүлетов урамында шәһәрдә концерт залы булган беренче китапханә пәйда булачак

Мәүлетов урамындагы китапханәнең тагын бер үзенчәлеге – концерт залы, анда әдәби-музыкаль кичәләр, лекцияләр, дискуссияләр һәм башка чаралар үткәреләчәк.

«Бу шәһәрдә концерт залы булган бердәнбер китапханә. Шуны аңларга кирәк, бүген уку кәгазь чыганактагы текст белән генә чикләнми. Без җырдагы текстны тыңлый, электрон текстларны укый алабыз. Сүз киң мәгънәдә актив уку турында бара, аның нәтиҗәсендә текст яңа мәгънәләр, тәэсирләр белән баетыла», – дип аңлатты Резедә Исмәгыйлева.

Узган елның мартында капиталь ремонттан соң ачылган Киров районындагы Клара Цеткин урамында урнашкан китапханәдәге кебек үк, биредә дә укучыларга китапханә фондыннан файдалану өчен вариатив мөмкинлек биреләчәк: кәгазь басмалардан тыш, шәһәр халкы автоматлаштырылган «ЛитРес» базасында электрон басмаларны да ала алачак. Алар өчен элемтәсез хезмәт күрсәтү станциясе оештырылачак, аның ярдәмендә китапларны китапханәче катнашыннан башка алырга һәм кире кайтарырга мөмкин.

«Без капремонтны бөтен җиргә дә ясарга өлгермибез, әмма китап фонды яңартылырга тиеш»

Китапханәне караганнан соң Мэр шәһәр китапханәләрендәге китап фондының ни дәрәҗәдә бай булуы белән кызыксынды. Яңа басмалар алу өчен шәһәр бюджетыннан 6 млн сум акча бүлеп бирелгән – Резедә Исмәгыйлева сүзләренә караганда, бу акча күп вакыт җитми. «Хәзер без тагын классика сатып алабыз, аңа ихтыяҗ тотрыклы рәвештә югары. Балалар әдәбияты яңадан бастырыла башлады. Без боларның барысын да күзәтеп барабыз, әмма китапханәләрне вакытында комплектлау мөмкинлеге һәрвакытта да булмый», – диде китапханә челтәре директоры.

Мэр якын арада бу максатларга өстәмә 10 млн сум бүлеп бирергә кушты. «Капиталь ремонт белән без акрынлап хәрәкәт итәбез. Әмма, классик чит ил һәм рус әдәбиятын сатып алып, китаплар белән проблеманы төгәл хәл итә алабыз. Әкренләп ремонт барлык учреждениеләргә дә барып җитәчәк, әмма китап фондын яңартуны озакка сузмаска кирәк», – дип ассызыклады ул.

 

Казанлылар китапханәләргә актив йөри, өстәвенә, аларны реконструкцияләгәннән соң, даими китап укучылар саны арта. Клара Цеткин урамындагы китапханәне капиталь төзекләндерүдән соң бер елда укучылар саны ике тапкырга артты, дип ассызыклады Илсур Метшин. Анда бирелгән китаплар саны 49 меңнән 100 мең данәгә кадәр арткан.

«Шәһәрнең шундый тыгыз урнашкан районындагы әлеге китапханәдә дә укучыларның, шул исәптән яшьләрнең, китапларга кызыксынуы артыр дип өметләнәбез. Яшьләрне гаджетлар гына түгел, китап битләре кыштырдавы да җәлеп итәргә тиеш», – дип өстәде шәһәр башлыгы.

Капиталь ремонттан соң китапханәнең тирә-ягы төзекләндереләчәк

Илсур Метшин шулай ук тирә-ягындагы территорияне төзекләндерүне, анда саф һавада тыныч кына укып утыру өчен беседкалар булдыруны һәм китапханә тирәсендә яңа агачлар утыртуны йөкләде.

«Торак фондына капиталь ремонт ясау белән бергә без ишегалларын төзекләндерәбез, һәм бу микрорайонда инде киләсе җәйдә үк «Безнең ишегалды» программасы тормышка ашырылачак. Шуның нәтиҗәсендә китапханәгә якын ишегалларында уңайлы мохит булдырылачак, – диде Мэр. – Идел буе районының да үз мәдәни үзенчәлеге барлыкка килсен. Без халыкның – яшьләрнең, балаларның, өлкән буынның – барысының да китапханәгә килеп, уку залында гына түгел, уңайлы беседкаларда да китаплар белән ләззәтләнүен телибез».

Подрядчы ремонтны ел ахырына кадәр тәмамларга планлаштыра, шуннан соң биналарны җиһазландыру һәм башка эшләр башкарылачак. Планнар буенча, китапханә укучыларын киләсе елның язында кабул итәчәк.

Карауда шулай ук Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте башлыгы Марат Закиров, Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов, Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Марат Сәмигуллин һәм башкалар катнашты.

 

Фоторепортаж
Илсур Метшин Мәүлетов урамындагы китапханәне капиталь ремонтлау барышы белән танышты
Видеорепортаж
10.11.2021 14:52
Илсур Метшин Мәүлетов урамындагы китапханәне капиталь ремонтлау барышы белән танышты
Барлык яңалыклар