Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.10.2025, 17:40

Казан Кирмәнендә бушлай Wi-Fi эшли башлады

«Таттелеком» компаниясе ярдәме белән биредә интернетка берничә дистә ноктада тоташырга була

«Казан Кремле» музей-тыюлыгы территориясендә хәзер бушлай Wi-Fi хезмәтеннән файдаланырга була. «Таттелеком» компаниясе ел саен 4 миллионнан артык туристны җәлеп итә торган тарихи-архитектура комплексының төп истәлекле урыннарын Интернет белән тәэмин итеп, берничә дистә интернетка тоташу ноктасын булдырган.

Музей-тыюлыкның Кол Шәриф мәчете, Благовещение соборы, Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музее, Пушечный двор музее, Яшерен манара, «Манеж» күргәзмәләр залы, Спас-Преображенский соборы һәм Юнкер училищесы кебек төп истәлекле урыннарында интернетка тоташу нокталары урнаштырылган.

Хәзер мобиль элемтә чикләнгән очракта, Кирмәнгә килүчеләр электрон билетлар сатып алу, социаль челтәрләрдә тәэсирләре белән уртаклашу, такси чакырту һәм башка цифрлы хезмәтләрдән файдалану өчен интернетка җиңел тоташа алачак.

Бушлай интернетка теләсә кайсы гаджеттан тоташу мөмкинлеге каралган. Моның өчен җайланмада Wi-Fi ны кабызырга, аннан Kremlim_KZN Wi-FI челтәрен сайларга кирәк. Хезмәткә уңышлы тоташканнан соң, экранда куркынычсыз авторизация үтү «бите» барлыкка киләчәк, анда телефон номеры язылырга тиеш.

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, Казан Кремле территориясендә Wi-Fi челтәрләрен төзү һәм тоташтыру эшләре түләүсез нигездә башкарылган.

Барлык яңалыклар