Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.05.2026, 12:11

«Биналарны яңарту белән бергә, яшүсмерләр өчен каралган клубларның эшен яңадан карап чыгу кирәк»

Узган елны Казандагы яшьләр үзәгенә йөрүчеләр саны 20 меңнән артып киткән

Татарстан башкаласында 70 яшүсмерләр клубы эшли, аларда даими шөгыльләнүчеләр саны 2025 ел нәтиҗәләре буенча 20 меңнән артып киткән. Казанлылар клубларга өч ел элек башланган яңача үзгәртү чаралары ярдәмендә йөри башлаган. Яшьләрнең үзгәреп торучы ихтыяҗларын өйрәнү клубларның үсеш стратегиясенә төзәтмәләр кертергә һәм аларга яңа аудитория җәлеп итәргә мөмкинлек биргән. Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Дмитрий Хвостиков эшлекле дүшәмбе утырышында берләшмә эшчәнлегенә нәтиҗә ясады.

Марат Мөгыйнов фотосы

«Җәй айлары бездә инде күптәннән гөрләп уза, ял итә торган оешмалар юк диярлек, туристлар агымы арта, шәһәрдә бик күп чаралар үткәрелә, барлык учреждениеләребез дә тулы көченә эшли. Һәм, һәрвакыттагыча, яшүсмерләр клубының барысында да эш кайный. Моннан өч ел элек без алардагы тәртипне үзгәртә башладык. Илсур Рәис улы (редакция искәрмәсе – шәһәр мэры) безгә биналарны яңарту белән бергә, клубларның эшен яңадан карап чыгу бурычын йөкләде», – дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров.

«Яшүсмер» берләшмәсе – Россиядә яшьләр сәясәте буенча иң эре учреждениеләрнең берсе санала. Ике елдан ул үзенең 40 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк.

Өч ел элек шәһәрдә клубларны яңача үзгәртү эшләре башланган. Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе җитәкчелеге белән бергә төп өстенлекләрне билгеләп, яңа үзгәрешләр керткән.

Менә инде ике елдан артык клублар атнаның 7 көнендә 21:00 сәгатькә кадәр, шул исәптән җәй көне дә эшли. Әлеге карар үзенең нәтиҗәлелеген күрсәткән: хәзерге вакытта клубларга балалар, яшүсмерләр белән бергә даими рәвештә студентлар, эшләүче яшьләр һәм яшь әниләр дә йөри башлаган.

«Чыннан да, ялларсыз һәм кичкә кадәр эшләү – бу бик кыю карар, моны нәтиҗәләр дә раслый. Әлеге эшчәнлекне халыкка танытырга кирәк. Клубларыбызның мөмкинлекләрен бүгенге көнгә кадәр аңлап бетермәгән кешеләр бар: халык күп юнәлешләрнең бушлай тәкъдим ителүен белми дә», – дип ассызыклады Рөстәм Гафаров.

«Яшүсмер» берләшмәсе яшьләрнең ихтыяҗларын һәм теләкләрен исәпкә алып, шөгыльләнүчеләрне җәлеп итү системасын яхшырту өстендә эшли.

«Яшүсмер» җитәкчелеге шәхсән үзе клубларда, паркларда һәм ишегалларында формаль булмаган шартларда даими нигездә яшьләр белән аралашып тора, аның нәтиҗәләре буенча клубларда үзгәрешләр, яңа алымнар стратегиясе төзелә, яңа юнәлешләр эшли башлый, яшьләр өчен кызыклы чаралар үткәрелә», – дип сөйләде Дмитрий Хвостиков.

Ата-аналарга һәм яшүсмерләргә уңайлы булсын өчен 1 апрельдән «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесенең онлайн платформасы эшли башлаган. Мондый үзгәрешләрдән соң апрель аенда системаны 23 000 меңнән артык башкала халкы караган һәм шуның ярдәмендә түгәрәкләргә язылган.

Яшьләрнең соравы буенча 2025 елда клубларда һәм берләшмә белән хезмәттәшлек итә торган шәһәр мәйданчыкларында Альберт Нурминский, «Ак Барс» һөҗүмчесе Никита Дыняк, җырчылар Defne һәм Илгиз Шәйхразиев белән фан-очрашулар, шулай ук яңа төр форматлар: диджейлык остаханәләре, Горький паркында сәламәт яшәү рәвешенә кагылышлы күнекмәләр фестивале, «Локомотив» яхта клубында интуитив музыка кичәсе, «Фильтр» каһвәханәсе белән бергә корея телен өйрәнү остаханәсе, «Яратам» клубының ачык террасасында төрле чаралар, татар телендә квиз, «Улетная вечеринка» һәм «Вертолёт» яшьләр үзәге ишегалдында караоке-кичә оештырылган.

Даими рәвештә атна саен үткәрелә торган дәресләргә йөри алмаучылар өчен клубларда бер көнлек бушлай остаханәләр, шулай ук «Тот та үзең эшлә!» проекты тәкъдим ителә. Проект нигезендә гамәлгә ашырыла торган дәресләрдә Казан яшьләрен көндәлек тормышта кирәкле күнекмәләргә өйрәтәләр. Яшүсмерләр сантехника, балта осталыгы, электрика, эретеп ябыштыру нигезләрен, тегү, бәйләү, шулай ук өстәл әзерләү һәм җыештыру юнәлешләрен үзләштерә ала. Шулай ук «Үзем хәл итәм» проекты планга кертелгән. Проект ярдәмендә һөнәри әзерлек кысаларында яшүсмерләр өчен эре җитештерү үзәкләренә, хезмәт күрсәтү өлкәсендәге зур булмаган компанияләргә экскурсияләр әзерләнә.

Квартал саен шәһәр клубларының барысында да берьюлы үткәрелә торган «Бердәм ишекләр көне» акциясе бик популяр санала. Чарага инде икенче ел рәттән бер көндә 12 меңнән артык кеше җыела. Шул ук вакытта түгәрәкләргә ел дәвамында язылып була.

«Безнең клубларда шәһәрнең төрле яшьләре – иҗат, спорт һәм техник юнәлешләр белән кызыксынучылар да, балигъ булмаган балалар эшләре буенча комиссиядә исәптә торучылар да шөгыльләнә ала», – дип билгеләп үтте Дмитрий Хвостиков.

2024 елдан «Яшүсмер» берләшмәсе директоры һәм клуб җитәкчеләре балигъ булмаган балалар эшләре буенча шәһәр һәм район комиссияләре составына кертелгән. Район администрацияләре ярдәмендә бу ведомствоара хезмәттәшлекне җайга салырга, хисапка алынган яшүсмерләрне клубларга чакырырга һәм «Яшүсмер» берләшмәсеннән 22 җәмәгать тәрбиячесе эшен оештырырга ярдәм иткән.

Нәтиҗәдә төрле юнәлешләр буенча исәптә торучы балигъ булмаган 74 бала, шулай ук күптән түгел исәптән төшерелгән 10 яшүсмер даими нигездә түгәрәкләргә һәм секцияләргә йөри башлаган. «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе берләшмәсе ай саен район администрацияләренә, Эчке эшләр министрлыгына һәм Гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә алдагы айга каралган чаралар планын, ә аның нәтиҗәләре буенча – аналитик хисаплар юллый. Мондый якын килү системалы хезмәттәшлек булдырырга ярдәм иткән.

Инклюзия мохите берләшмәнең аерым горурлыгы дияргә була. Сәламәтлеге чикле яшьләр саны 10 тапкырга арткан: 2022 елда клубларда 15 кеше шөгыльләнгән булса, бүгенге көндә аларның саны 148 кешегә җитә. Алар өчен 56 түгәрәк һәм секция оештырылган. Гыйнвар аенда «Старт» клубында «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы белән бергә адаптив физик тәрбия юнәлеше ачылган.

Клубларда даими рәвештә яңа төр дәресләр алып барыла: 2025 елда кикбоксинг («Авангард», «Старт» һәм «Алга» клубларында) юнәлеше, диджейлык, татар һәм корея телләрен өйрәтү («Яратам» клубы) остаханәләре эшли башлаган. 2026 елда «Модуль» һәм «Кояш нуры» клубларында кикбоксинг секциясе ачылачак.

«1 июньдә «Елмай» паркында «Син кайда булсаң, без шунда!» дип аталган зур фестиваль көтелә. Чарада 70 клубның барысы да үз мәйданчыкларын тәкъдим итәчәк. Узган ел бәйрәмдә 17 000 кеше катнашкан. Яңа сезонда әлеге проект тагын да куәтлерәк булырга охшап тора. Барыгызны да әлеге күркәм фестивальгә чакырам, рәхим итегез!», – дип сүзен йомгаклады Дмитрий Хвостиков.

Ләйлә Шакирова тәрҗемәсе

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 04.05.2026
Видеорепортаж
04.05.2026 11:54
«Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе шәһәрдәге 70 клубны берләштерә
Барлык яңалыклар