Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.12.2025, 17:08

«Яңа елча бизәлгән Казан»: эшмәкәрлек объектларын бәйрәмчә бизәү бәйгесенә бер атна эчендә 10 гариза юлланган

Гаризалар 25 гыйнварга кадәр кабул ителә

Денис Гордийко фотосы

Татарстан Республикасы башкаласында эшмәкәрлек объектларын бәйрәмчә бизәү буенча «Яңа елча бизәлгән Казан» бәйгесенә бер атна эчендә 10 гариза юлланган. Аларны кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары – рестораннар, чәчәк кибетләре, музей һәм автосалон тапшырган. Бәйгегә гаризалар 25 гыйнварга кадәр кабул ителә, җиңүчеләрне киләсе елның февралендә игълан итәчәкләр, дип хәбәр итә Туризмны үстерү комитеты.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, бәйгедә Казанда үз объектларының керү-чыгу юлларын һәм витриналарын матур итеп бизәгән юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр катнаша ала. Бәйгенең төп бүләге – 1 миллион сум күләмендә акчалата грант.

Бәйге өч этапта уздырыла. Беренчесе – гаризалар кабул итү этабы 2026 елның 25 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Катнашучыларга социаль челтәрләрдә («Telegram», «RuTube», «Вконтакте») #КонкурсНовогодняяКазань2026 хештегы белән объектның бәйрәмчә бизәлгәнен тасвирлый торган 1,5 минут дәвамлы видеоролик урнаштырырга кирәк. Ролик тасвирламасында учреждениенең исеме, аның адресы, оештыручы һәм бәйгенең исеме кертелергә тиеш. Шулай ук катнашучыларга, бәйрәмчә бизәлгән объектның өч фотосурәтен һәм роликка сылтаманы теркәп, онлайн гариза тутырырга кирәк булачак.

Шәһәр мэриясенең KZN.RU рәсми порталында узачак ачык онлайн-тавыш бирү чарасы бәйгенең икенче этабы булачак. Әлеге этапта ун лидер өстәмә баллар җыя алачак һәм алар соңрак профессиональ жюри бәясе белән бергә кушылачак. Тавыш бирү 2026 елның 9 февраленә кадәр дәвам итәчәк.

Өченче этапта бәйге комиссиясе нәтиҗәләргә йомгак ясаячак. Комиссия составына Казанның баш архитекторы, шәһәрнең баш рәссамы һәм Казанны үстерү институты директоры кертелә.

Шулай ук дизайн, креативлык һәм бәйрәм эстетикасы критерийларын DREAM HOUSE студиясенә нигез салучы Оксана Шейх, креатив Evolution агентлыгы генераль директоры Арина Судакова, Флористика һәм декор мәктәбенә нигез салучы Алексей Степанов бәяләячәк.

Җиңүчеләрне «Керү төркемен һәм витриналарны иң яхшы бизәү» номинациясе буенча билгеләячәкләр. Биш җиңүчегә Казан мэры дипломнары һәм акчалата грантлар тапшырылачак. Беренче урынны алучыга 1 миллион сум биреләчәк. Икенче урынга лаек булганнар 500 әр мең сум алачак. Өченче урынны яулаган җиңүчеләр 300 әр мең сум акча белән бүләкләнә.

Бәйге нәтиҗәләре 2026 елның 28 февраленнән дә соңга калмыйча KZN.RU порталда бастырылачак.

Барлык яңалыклар