Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.12.2022, 11:46

Горький һәм Шаляпин музеенда яңа күргәзмәне актер Николай Якушенкога багышладылар

Экспозиция СССРның халык артисты тууына 125 ел тулу уңаеннан ачыла.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче декабрь). 11 нче декабрьдә Казанның Горький һәм Шаляпин музеенда СССРның халык артисты Николай Якушенконың тууына 125 ел тулу уңаеннан күргәзмә ачыла. Экспозиция актер 32 ел эшләгән Качалов театры белән берлектә әзерләнде, дип хәбәр итә ТР Милли музее матбугат хезмәте.

Күргәзмәдә килүчеләр Николай Якушенконың сәхнә костюмнарын, аның Совет рәссамы Семен Ротницкий ясаган портретын, танылган театр рәссамнарыннан артистның шаржларын, спектакльләргә декорацияләр эскизларын, афишаларны, сирәк фотосурәтләрне, актерның кайбер шәхси әйберләрен күрәчәкләр.

Горький һәм Шаляпин музее белән Николай Якушенко тыгыз бәйләнештә булган. Казан сәхнәсендә ул Горький пьесалары буенча күп кенә спектакльләрдә уйнаган. Музейда аның «Старик» спектакленнән костюмы һәм артист кыяфәтендәге авторлык курчагы күрсәтелгән – Якушенко анда актерлык осталыгының иң югары ноктасы дип танылган карт ролендә сурәтләнгән. Пьесаның соңгы варианты М.Горький әсәрләре җыентыгында артист уйнаган роль тексты буенча бастырылган.

«Николай Иванович Якушенконы искә төшереп» күргәзмәсе 11 нче декабрьдә 14:00 сәгатьтә ачыла, керү ирекле. Киләсе көннәрдә, 20 нче гыйнварга кадәр, аны билетлар буенча, шулай ук «Пушкин картасы» буенча карарга мөмкин.

Барлык яңалыклар