В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ул зур канализация коллекторларының берсен төзекләндергәндә табылган
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе фотосы
Казанда «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәрләре канализация люгыннан биеклеге берничә метрга җиткән, дымлы салфеткалардан һәм чүп-чардан торган зур гына өем чыгарганнар. Мондый «байлык» шәһәрдәге зур канализация коллекторларының берсен төзекләндергәндә табылган.
Предприятие хезмәткәрләре шулай ук шәһәрнең иң зур «Яңа Әмәт» канализация насос станциясендә салфеткалар, чүпрәкләр һәм башка калдыклар уралып җыелган зур өем табылуы турында хәбәр иттеләр. Анда тәүлегенә 1,5 тоннага кадәр чүп-чар җыела. Системага суда эреми торган предметлар эләккәндә кыйммәтле җиһазлар сафтан чыгарга мөмкин, дип хәбәр итә предприятиенең матбугат хезмәте.
«Бу эштә гаеплене табу һәм җәзалау мөмкин түгел, без кешеләрне аңлы мөнәсәбәтләргә һәм башкарасы гамәлләренә җаваплы карарга өнди алабыз. Казанлыларның канализациядән файдалану мәсьәләләрендә грамоталылыгын арттырырга тырышабыз. Идарәче компанияләр белән әңгәмәләр үткәрәбез, хатлар җибәрәбез. Оешмалар үзләре үк халыкка су агызу системасына сак карауның мөһимлеген җиткерә», - дип аңлатты «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесенең канализация хуҗалыгы идарәсе башлыгы Марат Сибгатуллин.

«Водоканал» предприятиесе бригадалары көн саен 40-50 чүп тыгылу очрагын җайга сала. Бер ел эчендә предприятие хезмәткәрләре 13 меңнән артык чүп тыгылу очрагы белән көрәшкән. Мондый очраклар еш кына канализациягә ташланган дымлы салфеткалар һәм шәхси гигиена чаралары (колак таякчыклары, мамык дисклар, подгузниклар), контрацептивлар аркасында барлыкка килә.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе агынты сулар челтәренә кеше яки хайван организмындагы тереклек эшчәнлеге калдыкларын (хайваннар бәдрәфе өчен каралган тутыргыч рөхсәт ителми), душ һәм кухня агынтыларын, кер юу машиналары агынтыларын гына агызырга ярый, дип искә төшерә.