Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.12.2025, 10:27

Казанның меңгә якын укучысы республика чыршысына киләчәк

Республиканың төп чыршы бәйрәме «Татнефть Арена» боз сараенда уза

Марат Мөгыйнов фотосы

Бүген «Татнефть Арена» боз сараенда узачак республика Яңа ел чыршысында бер мең Казан яшьләре катнашачак. Чара бөтен Татарстаннан 8,5 мең баланы берләштерәчәк. Бәйрәм Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырыла.

Төп Яңа ел тамашасы 12:00 сәгатьтә башлана. Чарада сәләтле балалар: республика һәм Бөтенроссия олимпиадаларында, спорт ярышларында җиңүчеләр, иҗтимагый хәрәкәт активистлары катнаша. Тантаналы кичәгә шулай ук ятим, сәламәтлеге чикле балалар, интернат учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр һәм авыр тормыш хәлендә калган мәктәп укучылары чакырулы. Кунаклар республиканың барлык 45 муниципаль берәмлегеннән киләчәк.

Яңа ел тамашасының эчтәлеге бу елны республика җитәкчелеге ярдәмендә үткәрелә торган кышкы «Күрше» фестивале концепциясенә нигезләнгән. Бәйрәм дуслык, үзара ярдәмләшү һәм бердәмлек идеяләрен чагылдыра.

Бәйрәм кәефен булдыру өчен «Татнефть Арена» территориясендә һәм аның тирәсендә тематик фотозоналар эшләнгән. Матур гадәт буенча, республика чыршысында катнашучы һәр кеше билет буенча татлы бүләк алачак.

Чараны оештыру эшенә Татарстанның балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләреннән 60 тан артык волонтер җәлеп ителгән. Алар кунакларга ярдәм итәчәк һәм бүләкләр өләшүдә катнашачак.

Барлык яңалыклар