В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кайбер чараларда катнашу өчен теркәлергә кирәк
Денис Гордийко фотосы
Якшәмбе, 11 гыйнварда, Казан халкы һәм башкала кунаклары өчен танып-белү, спорт һәм инклюзив чаралар әзерләнә. Теләге булган һәр кешене иртәнге орнитологик экскурсиягә, актив уеннар белән бергә үткәрелә торган кышкы гриль фестиваленә һәм Яңа елга багышланган инклюзив программаның йомгаклау дәресенә чакыралар.
Шәһәр халкына көнне ашыкмыйча табигатьтә йөрүдән башларга тәкъдим итәләр. 9:00 сәгатьтә «Наратлык» паркында белгеч Артур Дегтярев җитәкчелегендә кышкы орнитологик экскурсия үткәрелә. Катнашучылар елның салкын вакытында шәһәрдә нинди кошлар калуын, бәйрәм салютлары һәм конфеттиларның алар өчен нәрсәсе белән куркыныч булуын, башкала халкының канатлы дусларга кышны үткәрүдә ничек ярдәм итә алуын беләчәк. Орнитолог чарада катнашучыларны чыршы янындагы мәйданда көтә, экскурсиядә катнашу өчен алдан теркәлү мөһим.
11 гыйнвар көнне, ягъни бүген 11:00 сәгатьтә Горки-Әмәт урманында үткәрелә торган «Кар бөртекләре һәм кабартмалар» кышкы гриль фестивале көннең төп вакыйгасы булачак. CUBE контейнер үзәге янындагы кар кырында кайнар ризыклар һәм эчемлекләр белән җирле аш-су проектлары тәкъдим ителә, шулай ук мәйданчыкта актив уеннар һәм күңел ачу чаралары оештырыла. Кунаклар өчен кар атышу турнирлары, киез итек кигән килеш футбол, кар волейболы уеннары әзерләнә, чара кунаклары шулай ук каршылыклар полосасын үтеп, фотозонада истәлекле фотога төшеп, хорда җырлау күнекмәләрен үзләштереп, балаларны остаханәләрдә катнаштырып, рәхәтләнеп күңел ача ала.
Фестивальнең спорт программасы 11:30 сәгатьтә кар атышу турниры белән башланып китә. Чарада биш кешедән торган сигез команда катнаша. Стандарт булмаган ярышлар яратучыларны киез итекләр кигән килеш футбол уйнарга, шулай ук кышкы волейболда катнашырга чакыралар. Соңгысында уенчыларга тупны зур тукыма ярдәмендә атарга туры киләчәк. Моннан тыш, теләге булган һәр кеше ирекле катнашучы буларак каршылыклар полосасын уза ала. Балалар өчен аерым остаханәләр каралган, алар 11:15 һәм 12:15 сәгатьтә CUBE контейнер үзәгенең икенче катында уздырыла. Ә 12:30 сәгатьтә беренче катта вокал остазы Луиза Захарова теләге булганнарны хорда җырлау күнекмәләренә өйрәтәчәк.
Якшәмбе киче Серов бульварында үткәреләчәк инклюзив чара белән тәмамлана. 17:00 сәгатьтә СИБУР павильонында «Квиз, плиз!» командасы белән бергә оештырылган җайлаштырылган бәйрәм квизы үткәрелә. Интеллектуаль уен Яңа елга багышланган инклюзив программаның финалы булып тора һәм ул сукыр, начар күрүче катнашучылар өчен тәкъдим ителә: бланкларның барысы да Брайль шрифтын кулланып әзерләнгән. Квизда катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк.
Моннан тыш, 17:00 сәгатьтә «Казан» гаилә үзәге янында «Совет» Яңа елы программасы әзерләнә һәм биредә Казан шәһәр филармониясе артистлары чыгыш ясаячак. Алар халык тарафыннан яратып кабул ителгән совет фильмнарында яңгыраган җырларны башкарачак.
Парклар һәм скверлар дирекциясендә хәбәр итүләренчә, чаралар афишасында һава торышына бәйле рәвештә үзгәрешләр булырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, KZN.RU порталында «Казанда Яңа ел – 2026» бүлеге барлыкка килде. Биредә бәйрәм яллары турында тулы актуаль мәгълүмат тупланган. Бүлектә казанлылар мәдәни чаралар программасы, шугалакларның һәм чаңгы базаларының эш графигы белән таныша ала.