В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чарада катнашу өчен теркәлергә кирәк, үзең белән паспорт булуы мөһим
Денис Гордийко фотосы
Шимбә көнне, 6 декабрьдә, «Диалоглар» архитектура-шәһәр төзелеше конференциясенең өченче көнендә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының фәнни-мәгариф үзәкләрендә экскурсияләр уздырылачак. Катнашучылар югары уку йорты студентлары һәм белгечләре заманча инженер системалары белән эшли, цифрлы технологияләр һәм архитектура проектлары коралларын куллана торган гамәлдәге лабораторияләре белән танышачак.
Конференция программасының өченче көне конференциянең гамәли өлешенә багышлана: яшьләр мәгариф киңлекләре турында фикер алышканнан соң, кунакларны әлеге идеяләрнең югары уку йорты инфраструктурасында ничек гамәлгә ашырылуын карарга чакыралар.
Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты – Татарстанның алдынгы архитектура-төзелеш уку йортларының берсе. 90 ел эчендә биредә заманча кампус һәм яңа буын архитекторлар, инженерлар әзерләүне, тикшеренүләрне һәм практиканы берләштерүче югары технологияле фәнни-белем бирү үзәкләре челтәре булдырылган.
Экскурсияләр 12:00 һәм 13:15 сәгатьтә башлана. Лабораторияләргә керү өчен теркәлергә кирәк.
Җыелу урыны – Калинин урамы, 43 йорт адресы буенча университетның контроль-тикшереп кертү пункты.
Кунакларның үзләре белән паспорты булуы мөһим.
Исегезгә төшерәбез, тугызынчы «Диалоглар» архитектура-шәһәр төзелеше конференциясе 4–6 декабрьдә Казанда узачак. Бу юлы вакыйга «Адонис» креатив кластерында оештырыла. Быел төп темалар «Шәһәрләрне үзгәртә торган стартаплар» һәм «Яшьләрнең потенциалларын тормышка ашыру киңлекләре» булачак.