Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.12.2020, 11:29

Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге 7 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә бер тапкыр түләнә торган акчаны гариза бирмичә күчерәчәк

2012 елның 18-нче декабреннән 2021 елның 31-нче мартына кадәр туган балалары булган гаиләләргә 5 мең сум түләнәчәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче декабрь). Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 7 яшькә кадәрге балаларның ата-аналарына, уллыкка алучыларына, опекуннарына һәм попечительләренә бер тапкыр бирелә торган түләүне гариза бирмичә күчерәчәк, ул гаиләдәге һәр балага 5 мең сум тәшкил итәчәк. Яңа түләүне 2020 елның 17 декабренә 8 яше тулмаган балалары булган гаиләләр алачак.

Кичә Россия Президенты Владимир Путин еллык зур матбугат конференциясе барышында, Яңа елга 7 яшькә кадәрге балалары булган барлык гаиләләргә 5 мең сум түләнәчәген белдерде. Мондый ярдәм чарасы 2012 елның 18-нче декабреннән 2021 елның 31-нче мартына кадәр вакыт аралыгында туган балалары булган гаиләләргә бирелә. 5 мең сум һәр балага каралган.

РФ саннар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, дәүләт башлыгы чыгышыннан соң беренче ике сәгать эчендә 100 меңнән артык кеше балаларга яңа түләүгә гариза биргән. Барлыгы бу максатларга 73,5 млрд сум акча бүлеп бирү планлаштырыла.

Күпчелек гаиләләргә акча , 3 яшькә кадәрге һәм 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларга түләүгә элегрәк бирелгән гаризалар нигезендә, автомат рәвештә күчереләчәк. Яңа бер тапкыр билгеләнә торган түләүне алу өчен гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында яки пенсия фондының клиент хезмәтләрендә бирергә мөмкин. Гариза түбәндәге очракларда кирәк: әгәр бала гаиләдә 2020 елның 1-нче июленнән соң туса, әгәр ата-аналар ел дәвамында Пенсия фонды тарафыннан бирелгән бер генә түләү өчен дә мөрәҗәгать итмәгән булса, әгәр ата-аналар тарафыннан элек күрсәтелгән банк счеты ябылган булса (реквизитларны үзгәртү өчен гаризаның махсус формасы каралган). ТР буенча Россия Пенсия фондының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, гаризаны 1-нче апрельгә кадәр бирергә мөмкин.

Барлык яңалыклар