В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ел йомгаклары буенча халыкның реаль керемнәре, реаль хезмәт хакы 103% һәм 105% тәшкил итә
Денис Гордийко фотосы
Казанда 2025 елда уртача хезмәт хакы күләме 88 мең сумнан артып китә. Әлеге күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда 14 процентка арткан. Бу хакта Казан шәһәре Думасының IV сессиясе утырышында Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте.
Гражданнарның тормыш дәрәҗәсен бәяләүче төп күрсәткечләрнең берсе – хезмәт хакы. Агымдагы ел йомгаклары буенча, халыкның реаль керемнәре, реаль хезмәт хакы 103 процент һәм 105 процент булыр дип көтелә.
Фаразлана торган чорда халыкның реаль керемнәре һәм реаль хезмәт хакы динамикасы үзенең уңай күрсәткечләрен саклап калачак. 2028 елга хезмәт хакы 2024 елга карата 42 процентка артып, 110 мең сумнан артып китәргә тиеш. Фаразлана торган чорда реаль хезмәт хакы үсеше уртача 3 процентны тәшкил итә.
2025 елда оешмаларның хезмәт өчен түләү фонды 544 миллиард сум дип бәяләнә, әлеге күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда 15 процентка арткан. 2028 елда хезмәт өчен түләү фонды 687 миллиард сум булыр дип көтелә, 2024 ел белән чагыштырганда үсеш 45 процентны тәшкил итәчәк.
«Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан эш белән тәэмин итүне стимуллаштыруга юнәлдерелгән ярдәм чараларының гамәлгә ашырылуы, шулай ук эшче көчләрне әзерләү һәм икътисадның үзгәреп торучы шартларына яраклаштыру дәрәҗәсен күтәрү нәтиҗәсендә хезмәт базарындагы вәзгыять тотрыклы булып кала бирә. Ел башыннан шәһәрдә эшсезләр саны 1 273 кеше дип исәпләнә, эшсезлек дәрәҗәсе – 0,19%», - дип хәбәр итте Илдар Шакиров.
Ул шулай ук фаразланган чорда халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү чараларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә хезмәт базарындагы вәзгыятьнең тигезләнәчәге турында сөйләде. Бу очракта эшче көчләрне массакүләм азат итү күздә тотылмый. Гамәлдәге җитештерүчәнлекне үстерү, халыкны эш белән тәэмин итү буенча алып барыла торган актив сәясәт 2026 елдан 2028 елга кадәр теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсен ел саен икътисади актив халык санының 0,17 проценты дәрәҗәсендә саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.