В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ата-аналар, клиентлар хезмәтенә һәм күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итмичә, баланың документларын рәсмиләштерә алалар.
Фото: Денис Гордийко
ГХАТ бүлекләрендә яңа туган баланы теркәгәннән соң, мәгълүматлар пенсия фондына тапшырыла, аның белгечләре балага СНИЛС тутыра һәм әнисенең дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына хәбәрнамә җибәрә.
Дәүләт хезмәтләрендәге мәгълүмат ГХАТ бүлекләреннән Россия Пенсия фондына тапшырылган мәгълүматларга туры килмәсә, баланың СНИЛСы шәхси кабинетта күренмәскә мөмкин. Шуңа күрә фамилияне алыштырганда, ата-анага дәүләт хезмәтләре порталындагы мәгълүматларны яңартырга кирәк.
Әгәр баланың әнисе дәүләт хезмәтләре сайтында теркәлмәсә, сабыйга СНИЛСны Россия Пенсия фонды яки күп функцияле үзәк клиент хезмәтендә алырга мөмкин.
Балаларны уллыкка алган гаиләләр өчен СНИЛС рәсмиләштерүнең элеккеге тәртибе саклана, чөнки кирәкле мәгълүматларны бары тик уллыкка алучылар гына тапшыра ала.
СНИЛСны электрон рәвештә сакларга яки бастырып чыгарырга мөмкин. Моңа кадәр бирелгән иминият таныклыклары гамәлдә булуын дәвам итә, дип хәбәр итә Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге матбугат хезмәте.