В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
4 ел эчендә Татарстан башкаласында юл-транспорт һәлакәтләре күп булган 257 урынны бетерүгә ирештеләр.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче февраль, Ксения Швецова). 2020 ел нәтиҗәләре буенча Казанда авария күрсәткечләре 2019 ел белән чагыштырганда 8,4%-ка кимегән. 4 ел эчендә Татарстан башкаласында юл-транспорт һәлакәтләре күп булган 257 урынны бетерүгә ирештеләр. Бүген башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, комиссия рәисе Илдар Шакиров үткәргән шәһәр комиссиясе утырышында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларының нәтиҗәлелеге турында фикер алыштылар.
«Шәһәр юлларында аварияләрнең барлык төп күрсәткечләренең кимүенә төрле белгечләрнең – комиссия әгъзаларының, шәһәр хезмәтләре вәкилләренең, республика башкарма хакимият органнары, ЮХИДИ һәм хокук саклау органнары линиясе буенча күзәтчелек органнары вәкилләренең бердәм эше нәтиҗәсендә ирешелде, –дип билгеләп үтте И.Шакиров. – Әмма быел вәзгыять киеренкерәк, шуңа күрә йомшарырга иртәрәк – бу юнәлештә бергәләп эшләүне дәвам итәргә кирәк».
Узган ел Казанда 1765 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, дип хәбәр итте Казанның ЮХИДИ башлыгы Игорь Новиков. «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында юл-транспорт һәлакәтләре күп була торган урыннарнны киметү буенча еллык критерийлар билгеләнде. Шулай итеп, Казан агломерациясе буенча 2020 елга юл-транспорт һәлакәтләре концентрациясе урыннары саны 2017 елга карата 83,4%-ка кадәр кимү күрсәткече билгеләнгән. Шәһәр буенча бу күрсәткеч артмаган, дип хәбәр итте И.Новиков.
«2020 елда Казан территориясендә юл-транспорт һәлакәтләре концентрациясенең 46 урыны билгеләнгән, алар буенча ЮХИДИ аларны бетерү өчен инженерлык чишелешләре тәкъдим ителгән, – дип билгеләп үтте спикер. – 2017 елдан 2020 елга кадәр Казанда юл-транспорт һәлакәтләре концентрациясенең 257 урынын юк итә алганнар».
Быел аварияләрне киметү өчен Җиңү проспекты буенча өч чатта сул борылышны һәм чатта борылыш ясауны тыя торган юл билгеләре таләпләрен бозуның автомат фото-видеофиксациясе приборлары урнаштырылган, дип искәртте ЮХИДИ башлыгы. Юл хәрәкәтен оештыру һәм транспорт инфраструктурасын булдыру, карап тоту – юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеген тәэмин итә торган төп чаралар, дип ассызыклады И.Халиков.
Шәһәрдә юл-транспорт һәлакәтләренең өчтән бер өлеше җәяүлеләрне бәрдерүне тәшкил итә, алар тиешле булмаган урында юл аркылы чыга, дип билгеләп үтте үз чиратында Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Александр Мищихин. Быел шәһәрлеләр белән эшне көчәйтергә кирәк, шул исәптән – юл хәрәкәте иминлеге буенча профилактик чаралар үткәрергә, дип ассызыклады ул.
Юл-транспорт һәлакәтләренең шактый өлешен аек булмаган йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан аварияләр тәшкил итә. Узган елда 126 кеше зыян күргән 88 шундый юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, дип хәбәр итте А.Мищихин. «Канун һәм тәртип бозучыларга карата җәмгыятьтә түзеп булмаслык мөнәсәбәт булдыру эшен дәвам итәргә кирәк. Гражданнарны исерек йөртүчеләрнең хәрәкәт итүе турында Дәүләт автоинспекциясенә хәбәр итүгә җәлеп итәргә кирәк, шул исәптән Telegram-бот аша да, – диде Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы.
А.Мищихин юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча шәһәр комиссиясе каршында эксперт комиссиясе төзергә тәкъдим итте. Аңа тышкы төзекләндерү комитеты, Транспорт комитеты, район администрацияләре вәкилләре, ЮХИДИ юл һәм техник күзәтчелек хезмәте вәкилләре һәм ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе керәчәк, дип планлаштырыла. Комиссия һәр юл-транспорт һәлакәтен көн саен, ЮХИДИ дәрәҗәсендә генә түгел, ә башкарма комитет вәкилләре һәм баланс тотучылар белән дә тикшерәчәк. И. Шакиров бу инициативаны хуплады.
«Без куркынычсызлыкны арттыру өчен бөтен көчебезне куярга тиеш, шуңа күрә комиссия төзергә кирәк. Тик анда катнашучыларның составын уйларга кирәк. Аерым алганда, компетентлы җәмәгать эшлеклеләрен җәлеп итәргә кирәк», – дип саный башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Авария күрсәткечләренә шул исәптән юлларны карап тоту эше дә йогынты ясый, шул исәптән үз вакытында җыештыру һәм кар чыгару буенча да. Бүгенге көндә шәһәр юлларының мәйданы 21,3 млн кв. м тәшкил итә, дип хәбәр итте Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары Альберт Ибраһимов. Кышкы чистарту техникасы паркында 596 берәмлек бар, шул исәптән беренче чират эшләрен башкару өчен – 246 берәмлек, шуларның 129 катнаш юл машинасы һәм 117 трактор щеткасы.
Гыйнвар аенда Казанда көчле кар явулар башланды. А.Ибраһимов искәрткәнчә, Татарстан Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, гыйнвар аенда 54 мм явым-төшем булган, бу норманың 164%-ын тәшкил итә. 15-нче гыйнварда шәһәрдә «Буран» планы игълан ителде. «Техниканың бу чорда уртача тәүлеклек чыгышы 985 берәмлек тәшкил итте. Көн саен өстәмә рәвештә 400-дән артык төяү техникасы җәлеп ителде, – диде тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары. Бозлавык барлыкка килмәсен өчен өчен, реагентлар һәм ком-тоз катнашмасы кулланып, юллар һәм тротуарларны эшкәртү башкарыла.
А.Ибраһимов шулай ук Казанда юллар төзү һәм ремонтлау эшләренең барышы турында хәбәр итте. Ул искәрткәнчә, 2020 елда 108 шәһәр, бистә урамы һәм бакчачылык ширкәтләренә керү юллары ремонтланган, 4 км юл төзелгән, 460 ишегалды территориясе төзекләндерелгән. Ремонтның һәм төзелешнең гомуми мәйданы 1,8 млн кв. м тәшкил итте.
Тукталыш мәйданчыкларын кардан чистарту эшен көчәйтергә чакырды И. Шакиров. «Бездә күчмә составның 90- ы – зур сыйдырышлы автобуслар, бу автобусның озынлыгы 12 м тәшкил итә. Алар өчен мәйданчыкларны тиешле дәрәҗәдә чистартырга кирәк, – дип билгеләде ул. – Әлегә урамнарны җыештыруга карата шелтәләр бар. Шулай ук җәмәгать транспорты хәрәкәте маршрутларында коммуналь аварияләрне оператив рәвештә бетерергә кирәк».
2020 елда, 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, юл-транспорт һәлакәтләре саны 16,3%-ка кимегән, ә аларда зыян күрүчеләр – 37,3%-ка, дип хәбәр итте транспорт буенча комитет рәисе урынбасары Марат Хисаметдинов.
«Пассажирлар ташуның иминлеген тәэмин итүдә төп чара булып күчмә составка хезмәт күрсәтү һәм аның техник торышын тикшерү тора. Турыдан-туры транспорт предприятиеләрендә юл хәрәкәте иминлеге буенча класслар җиһазландырылган, анда йөртүчеләр белән даими рәвештә инструктажлар үткәрәләр», – дип сөйләде М.Хисаметдинов.
Җәмәгать транспорты йөртүчеләренең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозулары даими рәвештә транспорт комитеты белән комиссиядә карала. «Узган ел нәтиҗәләре буенча 55 хокук бозу каралган. Юл-транспорт һәлакәте сәбәпләрен карау нәтиҗәсендә 25 машина йөртүче өстәмә стажировкага җибәрелгән, 30 йөртүчегә автотранспорт предприятиеләре администрацияләре тарафыннан дисциплинар йогынты чаралары кулланылган», – дип хәбәр итте транспорт буенча комитет рәисе урынбасары.
2018 ел ахырыннан башлап шәһәр җәмәгать транспортының хәрәкәт составы өчен сәгатенә 55 км дан артык булмаган дәрәҗәдә махсус тизлек режимы кертелде, дип искәртте спикер. «Үткәрелгән анализ күрсәткәнчә, башта аена тизлекне арттыруның 1800 очрагы теркәлгән, бүген бу сан аена уртача 84 хокук бозуны тәшкил итә. Шул ук вакытта Юл хәрәкәте кагыйдәләрендә каралган тизлек режимын арттыру теркәлмәде», – дип хәбәр итте М.Хисаметдинов.
Соңыннан И.Шакиров пассажирлар ташучыларга җәмәгать транспортына техник тикшерү узуга аерым игътибар бирергә кушты. «Бу мәсьәләне контрольгә алырга, барлык пассажир ташучылардан аларның кайда тикшерү узуы һәм ничек узуы турында мәгълүмат җыярга кирәк», – диде ул.