Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.12.2025, 10:45

«Саумы, Казан!» бәйгесендә 15 шагыйрь җиңү яулады

Бу елгы «Саумы, Казан!» бәйгесе шигърияткә багышланган иде

Тел мәдәнияте өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге фотосы

Башкалада Казан мэриясенең «Саумы, Казан!/«Здравствуй, Казань!» бәйгесе нәтиҗәләре буенча йомгаклау чарасы – әдәби музыкаль кичә узды. Казаннан, Мәскәүдән, Татарстан районнарыннан һәм чит илләрдән 15 шагыйрь җиңү яулады.

Йомгаклау кичәсе шәһәр рестораннарының берсендә оештырылды. Бирегә бәйгедә җиңүчеләр, жюри әгъзалары, оештыручылар һәм иҗат интеллигенциясе вәкилләре җыелды. Лауреатларга дипломнарны проектның илһамчысы, Казан вице-мэры Гүзәл Сәгыйтова тапшырды.

2025 елда бәйге шигърияткә багышланган иде. Оештыручылар Россиянең төрле төбәкләреннән – Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан Новосибирсктан, Сочидан, шулай ук Казахстан, Үзбәкстан һәм Ираннан 300 дән артык гариза кабул итеп алган. Эшләр рус һәм татар телләрендә «Казан турында шигырьләр циклы» һәм «Казан турында поэма» номинацияләре буенча тапшырылган.

Чара программасында Казан театрлары актерлары Булат Гатауллин, Алсу Шакирова, Полина Малых һәм Ярослав Кац, «Мир» хоры катнашында, бәйгедә җиңүчеләрнең шигырьләрен һәм поэмаларыннан өзекләр укыган Татарстанның атказанган артисткасы Илүсә Хуҗина татар һәм рус телләрендә җырлар башкарган, GAUGA төркеме солисты Оскар Юнысовның чыгышы кунаклар өчен көтелмәгән бүләк булган.

Бәйрәм тантанасын Дания Нәгыйм сүзләренә, Александр Мостафин көенә язылган «Казан-калам!» җыры премьерасы тәмамлаган.

Бу елны «Саумы, Казан!» бәйгесе дүртенче тапкыр уздырылды. Бүгенге көндә иҗат итүче авторлар күзлегеннән Казанның күпкырлы образын ачу әлеге проектның төп максаты булып тора. Беренче елда проект прозаикларны берләштергән булса, аннары хәзерге көн рәссамнары, ә узган елгы бәйгедә декоратив-гамәли сәнгать осталары катнашкан.

Барлык яңалыклар