В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
52 кеше эшкә юлламалар алды.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче март). Казанның Совет районында узган вакансияләр ярминкәсенә 98 кеше килде. Эшкә шәһәрнең 52 кешесе юллама алды.
Вакансияләр ярминкәсендә район предприятиеләре һәм оешмалары: Казан оптика-механика заводы, Казан химия фәнни-тикшеренү институты, Кабушкин исемендәге трамвай депосы вәкилләре катнашты.
Эш эзләүчеләргә 28 вакансия тәкъдим ителде, аерым алганда, җитештерүне әзерләү, хезмәтне саклау, сыйфат буенча инженерлар, кадрлар буенча инспектор, документлар әйләнеше буенча белгеч, участок мастерлары, сату буенча менеджер, call-үзәк операторы, кассир, сәүдә залы операторы, электромонтер, келәтче, аппаратчы һәм башкалар.