В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Аларга товарларны экспортка чыгару өчен кирәкле сертификатлар һәм рөхсәтнамәләр алуда ярдәм итәчәкләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче март). Татарстан кече һәм урта бизнес предприятиеләре Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Экспортка ярдәм үзәге реестрына кертү өчен онлайн-гариза тутыра ала.
Реестрга кергән эшмәкәрләргә товарларны, эшләрне яисә хезмәт күрсәтүләрне экспортлау өчен кирәкле сертификатлар һәм рөхсәтләр алуда, чит телдә сайт төзүдә, аларның продуктларын электрон сәүдә мәйданчыкларында урнаштыруда, шулай ук чит ил партнерларын эзләүдә ярдәм итәчәкләр. Моннан тыш, бизнесменнар тышкы икътисади эшчәнлек мәсьәләләре буенча белгечләрдән консультацияләр ала алачак.
Узган елда Татарстанның 94 компаниясе үзәк ярдәмендә экспортка чыкты, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте. Экспорт товарлары арасында - азык-төлек продуктлары, төзелеш материаллары, медицина эшләнмәләре һәм башка товарлар.
Мәгълүматны түбәндәге телефон аша белергә була: +7(843)222-90-60, гаризаның формасы сайтта урнаштырылган.