Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.02.2024, 09:31

Иран президенты Казанда узачак БРИКС чараларында катнашырга планлаштыра

Ибраһим Рәиси Рөстәм Миңнеханов белән очрашты

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Казандагы БРИКС чараларында Иран президенты Ибраһим Рәиси катнашачак. Бу хакта Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнехановның Иран лидеры белән Тәһрандагы очрашуы вакытында билгеле булды.

«Мин 2018 елда Татарстанга сәфәремне җылы хисләр белән искә алам. Сезнең республикага кабат килергә әзермен. Быел көз көннәрендә Казанда узачак БРИКС чараларында катнашырга планлаштырам», – дип ассызыклады Ибраһим Рәиси.

Ул Рөстәм Миңнехановның «Россия – ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме хезмәттәшлеген үстерүгә зур өлеш кертүен билгеләп үтте, шулай ук илләр арасындагы хезмәттәшлекне дәвам итү нияте барлыгы турында хәбәр итте.

«Сез Владимир Путин йөкләмәсе буенча «Россия – ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркемен җитәклисез. Шул рәвешле башка илләр белән хезмәттәшлектә Россиянең барлык мөселманнары исеменнән эш йөртәсез. Бу юнәлештә без элемтәләрне ныгытырга әзер, чөнки икътисад, мәгариф, мәдәният өлкәсендәге аркадашлыкның нигезен шунда күрәбез», – дип өстәде Иран президенты.

Рөстәм Миңнеханов әңгәмәдәшенә Татарстан белән мөнәсәбәтләрне үстерүгә шәхси игътибар биргәне өчен рәхмәтен белдерде. Аның сүзләренә караганда, Татарстан предприятиеләре Иран партнерлары белән элемтәләр урнаштырган инде. Очрашу барышында яклар шулай ук автомобиль төзелеше, медицина, туризм өлкәсендәге хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.

Барлык яңалыклар