В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Пункт Халтурин урамы, 10 йорт адресы буенча эшләячәк
Марат Мөгыйнов фотосы
Чәршәмбе көнне, 21 гыйнварда, Татарстан башкаласында мохтаҗларга ярдәм итү максатыннан кием һәм аяк киемнәрен бушлай өләшә торган яңа «Кеше приюты» пункты эшли башлый. Аны Халтурин урамы, 10 йорт адресы буенча табып була.
Теләге булган һәр кеше үзенә кирәкле кием һәм аяк киемен бушлай һәм шәхесне раслый торган документлар күрсәтмичә сайлый ала. Шунысын әйтеп үтәргә кирәк, биредә моңа кадәр кулланылышта булган кием-салым тәкъдим ителә.
Элек мондый әйберләр пенсия яшендәге, инвалидлар, хезмәт ветераннары, күп балалы гаиләләр һәм янгыннан зыян күрүчеләр арасында бүленә иде. Татарстан Республикасы халкының актив ярдәме нәтиҗәсендә хәзерге вакытта әлеге тәкъдимнең «офыкларын» киңәйтү мөмкинлеге булдырылган. 2018 елда уйлап табылган проектны гамәлгә ашыру барышында 15 мең кием комплекты бирелгән, дип хәбәр итә оешманың матбугат хезмәте.