В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Йортны файдалануга тапшыруны 170 гаилә көтә.
Фото: Торак сәясәте идарәсе
(Казан шәһәре KZN.RU 16-нчы ноябрь). Казанда Габишев урамындагы проблемалы йорт төзелеп бетәчәк. Мондый карарны өлешчеләрнең хокукларын яклау фондының күзәтү советы кабул итте.
«Мелодия» торак комплексының яңа төзүчесе булып, өлешләп төзүдә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы фонды торачак. Төзелешне 2022 елда тәмамлау планлаштырыла, шуннан соң 170 гаилә озак көтелгән торак алачак. Йортны җир асты машина кую урыны белән тапшырачаклар, дип хәбәр итә ТР өлешчеләренә ярдәм фонды.
Исегезгә төшерәбез, Габишев урамындагы йортны биш ел элек тапшырырга тиешләр иде. Әмма объектның әзерлеге югары булуга карамастан, төзелеш тәмамланмыйча калган. 2019 ел ахырында озак сузылган төзелеш проблемалы объектларның бердәм реестрына кертелде, ә быелның 8-нче апрелендә «Мелодия» торак комплексы төзүчесе – «ПИК+» ҖЧҖ банкрот дип танылды.