В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мастер-класслар Кабан күленең яр буенда һәм Урицкий исемендәге паркта узачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы сентябрь). Сентябрь аенда Казанның җәмәгать киңлекләрендә «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кысаларында бу сезонда соңгы спорт һәм иҗади дәресләр узачак.
9-нчы сентябрьдә 18:00 сәгатьтә Кабан күле буенда (йөзмә сәхнә янында) Россия халыклары (Татарстан, Башкортстан, Чувашия, Карелия һәм Кавказ халыклары) биюләре буенча мастер-класс узачак . Мастер-классны ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисткасы, «Дәрман» татар бию студиясе җитәкчесе Алсу Мәгъсүмҗанова үткәрә.
16-нчы сентябрь 18:00 сәгатьтә Урицкий исемендәге паркта (сәхнәдә) брейк-данс буенча мастер-класс узачак, анда заманча бию юнәлеше хәрәкәтләрен өйрәнергә мөмкин булачак. Дәресне Action man crew командасы вәкиле, команда зачетында Европа һәм Азия чемпионы Руслан Шәйхетдинов үткәрәчәк.
Дәресләрдә катнашу бушлай, дип хәбәр итә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе.