Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.04.2024, 13:26

Киләсе елда төзекләндереләчәк парклар, скверлар һәм ишегаллары өчен 30 нчы апрельгә кадәр тавыш бирергә мөмкин

Исемлеккә Казанның 24 җәмәгать киңлеге кергән

Фото: Марат Мөгыйнов

Татарстанда өстенлекле тәртиптә төзекләндерүгә тәкъдим ителгән җәмәгать киңлекләре исемлеге төзелгән, алар шәһәр халкының теләкләрен исәпкә формалаштырылган. Исемлек Казанның 24 территориясен үз эченә ала. Сораштыруда ТР Дәүләт хезмәтләре порталында профильләре булган 14 яшьтән өлкәнрәк барлык татарстанлылар да катнаша ала. Тавышыңны бер генә тапкыр бирергә мөмкин. Тавыш бирү 30 нчы апрельдә тәмамланачак, дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев.

«Барлык халыкны тавыш бирергә һәм җәмәгать киңлекләрен сайларга чакырабыз», – дип мөрәҗәгать итте Казан мэры Илсур Метшин.

Ике ысул белән тавыш бирергә мөмкин: ТР дәүләт хезмәтләре порталында яки «ТР хезмәтләре» кушымтасы ярдәмендә.

Казан җәмәгать киңлекләре исемлегенә Төньяк вокзал янындагы мәйданчык, Мир урамындагы парк, Белинский скверы, Петров паркы (эшләрнең икенче чираты) һәм башкалар кергән. «Әгәр сез үз объектыгызны тәкъдим ителгән вариантлар арасында тапмасагыз, төзекләндерү өчен тәкъдим итә аласыз», – диде Игорь Куляжев.

Узган елгы тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 2024 елга программага Серов урамындагы бульвар (икенче чират) һәм Зур Акчарлак күле территориясе кертелгән, алар өчен халык актив тавыш биргән.

Сораштыру «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында үткәрелә. Шул рәвешле шәһәрлеләр нинди территорияләр төзекләндерүгә мохтаҗ икәнен үзләре хәл итә ала. Җиде ел эчендә ТР башкаласында программа буенча 17 парк яңартылган һәм өр-яңадан 13 җәмәгать киңлеге булдырылган.

Федераль программа буенча, ел саен төбәкләрнең анда катнашу мөмкинлеге саклансын өчен, халыкның активлыгына карата катгыйрак таләпләр куела. «Казанлыларны читтә калмаска чакырам, бу безнең көндәлек тормышыбызга реаль үзгәрешләр китерә торган сайлау», – диде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.

Иң күп тавыш җыйган ишегаллары киләсе елга «Безнең ишегалды» программасының 200 иң яхшы объекты исемлегенә кертеләчәк.

Камилә Вилданова

Фото: Денис Гордийко

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 01.04.2024
Видеорепортаж
01.04.2024 10:55
Быел Казанда 452 күпфатирлы йортның ишегаллары төзекләндереләчәк
Барлык яңалыклар