Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.01.2020, 13:01

Р.Миңнеханов һәм И.Метшин «ДАШКА» балалар архитектура-дизайн мәктәбендә булдылар

Балалар ишегалды территорияләрен оештыру буенча үз тәкъдимнәрен җиткерделәр.


(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче гыйнвар). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының «ДАШКА» балалар архитектура-дизайн мәктәбендә булдылар.

Кунаклар өчен уку йорты буенча экскурсияне, алар арасында Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты ректоры Рәшит Низамов та бар иде, мәктәп директоры Мария Латыйпова үткәрде. Алар уку сыйныфларын карадылар һәм укучылар белән аралаштылар.

Рөстәм Миңнеханов һәм И.Метшин «Студия» кече яшьтәге балаларны гомуми эстетик үстерү дәресләрендә, рәсем дәресендә, 3D-модельләштерү һәм 3D-басма буенча ачык дәрестә, китапханә-коворкингта булдылар, мультипликация студиясе эше белән таныштылар.

ТР Президенты балаларга республикада «Безнең ишегалды» программасы баруы турында сөйләде һәм балалардан үз ишегалларын нинди итеп күрергә теләүләре белән кызыксынды. Балалар ишегалды территорияләрен оештыру буенча үз тәкъдимнәрен җиткерделәр.

Кунакларга шулай ук «ДАШКА» мәктәбен тәмамлаучыларның һәм укучыларның иң яхшы эшләрен тәкъдир иттеләр, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

«ДАШКА» балалар архитектура-дизайн мәктәбе Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының Архитектура һәм дизайн институтының бүлекчәсе булып тора, һөнәри юнәлешле өстәмә белем бирү һәм югары уку йортына кадәр архитектура өлкәсендә белем бирү белән шөгыльләнә.

Барлык яңалыклар