Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.05.2019, 12:17

Р.Миңнеханов җылылык бирү сезонына әзерлек турында: «Төп бурыч – 15 сентябрьгә барлык объектлар өчен дә әзерлек паспортын булдыру»

Министрлар кабинетында җылылык бирү чорына әзерлек турында фикер алыштылар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче май). Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында 2018/2019 ел җылылык бирү чорына Татарстан Республикасының җылылык-энергетика һәм торак-коммуналь оешмаларының һәм комплексларының эш йомгаклары һәм 2019/2020 ел җылылык бирү чорына әзерлек бурычлары турында фикер алыштылар. Киңәшмә видеоконференция режимында узды, чарада Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.

Утырышны ачып, Алексей Песошин хәбәр иткәнчә: соңгы елларда көзге-кышкы чорның нормаль эш режимында узуы – муниципаль районнар җитәкчеләренең дә, шулай ук җылылык-энергетика станцияләренең, казаннарның һәм барлык торак-коммуналь комплексның әзерлеге өчен җаваплы предприятиеләрнең һәм оешмаларның бу эшкә тулысынча җаваплы мөнәсәбәтләре нәтиҗәсе. 

Тулаем муниципаль берәмлекләр торак һәм социаль өлкә объектларына җылылык бирүне үз вакытында гамәлгә ашырдылар.  

Татарстан Республикасы бюджетыннан авария-техник запасны тулыландыруга авария-техник фондына 80,4 млн. сум акча кергән. Шул чорда 32,5 млн. сум тотылган.

Коммуналь хуҗалык системасын гадәттән тыш хәлләрдә электр энергиясе белән өзлексез тәэмин итү өчен, шулай ук бу очракларда мөһим объектларда электр энергиясе бирүне торгызу өчен Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиеләре базасында 4 зона склады булдырган – Казан, Чистай, Нурлат шәһәрләрендә, Әлки авылында.

Дәүләт торак инспекциясе бу чорда 1 626 торак-коммуналь хуҗалык объектын тикшергән, 1 128 күрсәтмә бирелгән.

45 муниципаль берәмлектән 37се әзерлек паспорты алган. Казан шәһәре, Алькеевск, Аксубай, Зеленодольск, Тәтеш, Нурлат, Югары Ослан, Әлмәт  муниципаль районнары бу паспортларны билгеләнгән вакытта ала алмаганнар.

Төп нотык белән Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм Торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин чыгыш ясады.

Утырышта тагын Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәтенең Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров, «Татэнерго» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рәүзил Хаҗиев, «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Илшат Фәрдиев, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин чыгыш ясады.

Кышкы чорда күп фатирлы йортларны эксплуатацияләүгә әзерлек турында Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Сергей Крайнов сөйләде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов утырыш барышында яңа җылылык бирү сезонына әзерлек мәсьәләсенә аерым игътибар бирергә кушты. «Энергетика хуҗалыгы, торак фонды, газ белән тәэмин итү системасының торышы – әлеге хезмәтләрнең эше нормаларга туры килергә тиеш, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. - Бездә газдан агулануның күпме очрагы гына бар! Без җитди бәя бирергә тиеш, кайда җитешсезлекләребез булуын ачыкларга кирәк».

Бүгенге утырышка йомгак ясап, Рөстәм Миңнеханов барлык әйтелгән тәкъдимнәрне дә эшләп бетерергә кирәклеген ассызыклады. Аның сүзләренә караганда, төп бурыч - 15-нче сентябрьгә барлык объектлар өчен әзерлек паспортын булдыру. Без җылылык бирү сезонына әзерлек буенча булган барлык программаларны игътибар белән карарга тиеш, дип белдерде ул.

Барлык яңалыклар