Исегезгә төшерәбез, алты ай эчендә ТР башкаласында 9263 бала туган — бу 2023 елның беренче яртыеллыгына караганда 63 сабыйга күбрәк. Яңа туган балалар арасында 4849 малай һәм 4414 кыз бар.
Узган атнада, 22 июльдән 28 июльгә кадәр, Татарстан башкаласында 217 малай һәм 208 кыз туган.

Еш кына казанлылар улларына Тимур, Макар, Марк, Матвей, Кәрим, Эмиль, Әмир, Максим, Арслан, Мирон, Леон исеме биргәннәр, ә Анна, Ралинә, Кира, Есения, Айлин, Эмилия, Ева дип кызларын атаганнар.

Тихон, Тео, Добрыня, Сальватор, Өмет, Әсгать, Алтан, Дилүс, Галиәсгар, Риф, һәм Имир малай исемнәре сирәк булган, һәм Таймия, Эстель, Царина, Айзәнә, Шәирә, Айгелина, Ранэлия, Вера, Юна кыз исемнәре сирәк очрый, дип хәбәр иттеләр Казан ЗАГС идарәсендә.

Исегезгә төшерәбез, алты ай эчендә ТР башкаласында 9263 бала туган — бу 2023 елның беренче яртыеллыгына караганда 63 сабыйга күбрәк. Яңа туган балалар арасында 4849 малай һәм 4414 кыз бар.

2024-07-29T11:25:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.