Бу көздә Татарстанда 2 миллион 400 мең кешегә грипптан прививка ясату планлаштырыла, бу халыкның 60% ын тәшкил итә. Вакцинация өчен иң уңайлы вакыт — сентябрь-октябрь. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе — Татарстан Республикасы буенча баш дәүләт санитария табибы Мария Патяшина сөйләде.
Татарстанның баш дәүләт санитария табибы билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә республикада эпидситуация түбән дәрәҗәдә – кискен респиратор вирус инфекциясе белән авыруның 8 мең очрагы теркәлгән. «Сентябрьнең беренче атнасында авыручылар саны августның соңгы атнасына караганда 16% ка югарырак булуга карамастан, әлегә бу авыру дәрәҗәсе түбән», — дип хәбәр итте Мария Патяшина.
Грипптан саклануның иң яхшы ысулы булып вакцинация кала. Хәзерге вакытта республикага 1 миллионнан артык микъдар керде инде. «Вакцинация халыкны грипптан саклау өчен иң мөһим чара булып тора. Прививканы алдан ук ясатырга кирәк: сентябрь һәм октябрь — тотрыклы иммунитет булдыру өчен иң уңайлы чорлар. Вакциналар составы ел саен вирус штаммнары фаразлары нигезендә яңартыла», – дип билгеләде Мария Патяшина.
Аның сүзләренә караганда, узган эпидемиологик сезон республикада соң башланды – 6 гыйнвардан, ә авыруларның иң югары ноктасы 24 февральдән 16 мартка кадәр туры килде. Барлыгы 551 мең грипп һәм кискен респиратор вирус инфекциясе очрагы теркәлгән, шуларның 12 меңгә якыны грипп. Шул ук вакытта узган сезонда вакцинация халыкның 49% ын гына тәшкил иткән. Студентларга, мәгариф хезмәткәрләренә һәм 65 яшьтән өлкәнрәк яшьтәгеләргә прививка җитәрлек бирелмәгән.
Быел гриппка каршы вакцинация 27 августта башланды. Беренче чиратта, прививка куркыныч зонасында булучыларга: медицина, мәгариф, йөкле хатын-кызлар һәм балаларга ясала.
Вакцинация поликлиникаларда уза, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында прививка бригадалары, шулай ук
метро янында мобиль пунктлар оештырылган.
Мария Патяшина хәбәр иткәнчә, ел саен дөньяда 500 миллионга якын кеше грипп һәм кискен респиратор вирус инфекциясе белән авырый, шуларның 2 миллионы катлауланулардан үлә. Россиядә ел саен 30 миллионга якын кеше авырый, ә Татарстанда грипп һәм кискен респиратор вирус инфекциясеннән еллык икътисади зыян 7 млрд сумга җиткән. Бу вакытта кискен респиратор вирус инфекциясе вирусларның 200 дән артык төре аркасында барлыкка килә. Грипп иң авыр чир булып тора һәм еш кына үпкә ялкынсынуы, ринит, синусит, менингит, невральгия һәм башка тайпылышлар кебек җитди өзлегүләргә китерә.
Табиблар авырмас өчен халыкны җәмәгать урыннарына барганнан соң кулларын юарга, җәмәгать урыннарында битлекләр кулланырга (бигрәк тә эпидемия чорында), даими рәвештә бинаны җилләтергә һәм дымлы җыештыру үткәрергә, авырулар күп булган чорда җәмәгать урыннарына баруны чикләргә, теләсә нинди авыру булганда, әйләнә-тирәдәгеләрне куркыныч астына куймас өчен өйдә калырга чакыра.