В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүләкләү тантанасы бүген республика Муниципаль берәмлекләре советының XX съездында узды
Фото Татарстан Республикасы рәисе матбугат хезмәтеннән алынды
Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советының XX юбилей съезды кысаларында муниципаль хакимият вәкилләрен бүләкләү тантанасы узды. Дәүләт бүләкләрен җирле үзидарәне үстерүдәге аерым казанышлары өчен республика рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең төзекләндерү мәсьәләләре буенча урынбасары Игорь Куляжевка «Россия Федерациясенең Атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм югары һөнәри осталыгы өчен Казан Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе урынбасары – Кадрлар сәясәте идарәсе башлыгы Ирина Бочкова «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советының XX юбилей съезды федераль, республика һәм муниципаль хакимият вәкилләрен берләштерде. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Федерация Советының Конституцион законнар һәм дәүләт төзелеше комитеты рәисе Андрей Клишас, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Фотолар Татарстан Республикасы рәисе матбугат хезмәтеннән алынды