Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.08.2020, 19:35

Рөстәм Миңнехановка Казансу елгасы яр буен үстерү стратегиясен тәкъдим иттеләр

Чарада Алексей Песошин, Илсур Метшин һ.б. катнашты.


(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы август). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Казансу елгасы яр буен үстерү стратегиясе проектын тәкъдим иттеләр.

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Тәкъдим итүдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Казан Мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе  Олеся Балтусова, Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов һәм башкалар катнашты.

Стратегияне архитектор, урбанист, тотрыклы үсеш буенча белгеч, Orchestra Design студиясенә нигез салучыларны берсе Эдуард Моро тәкъдим итте. Проект 2020-2030 еллар чорына елга яр буйлары территорияләрен үстерүне, яр буе паркларының Казанны тотрыклы үстерү өчен икътисади һәм мәгариф ресурсы булырлык эре экосистема булдыруны күз алдында тота. 
Мисал итеп Торонто (Канада) шәһәренең Rouge Natinal Urban Park илкүләм паркы китерелде, анда 4600 гектарда походлар, тау прогулкалары һәм көймәләрдә ишү белән шөгыльләнү өчен күптөрле һәм уникаль табигать ландшафты урнашкан икән.

Казансуны үстерү стратегиясе шәһәр кешеләре өчен су буенда актив һәм сәламәт ял итүнең яңа сценарийларын формалаштырыла.  
Проект белән kazanka.tatar онлайн платформасында танышырга мөмкин – монда фикер алышырга була, бүгенгә 600-дән артык тәкъдим кергән.

Эдуард Моро хәбәр иткәнчә, стратегиянең төп элементлары – 1536 гектардагы яңа территорияләрдә 12 яңа парк, 150-ләп яңа һәм яңартылган җәяүлеләр маршрутлары булдыру.

Эдуард Моро 12 парк булдыру концепциясен җентекләп тәкъдим итте. Бу – «Иске Казансу» паркы, «Манзара» паркы, «Казансу буенда бакчалар» паркы, Фестиваль кварталы, белемнәр паркы, спорт паркы, «Урам» паркы, Рус-немец Швейцариясе территориясендә яр буе экопаркы, Савиново паркы, «Казансу култыгы» паркы, «Су аланы» экопаркы, биш елга паркы. 
Эдуард Моро билгеләп үткәнчә, Зәңгәр күлләр һәм Биш елга паркы территорияләре базасында эшләнгән «Татарстан көзгеләре» туризм-рекреация кластеры проекты Россия буенча иң яхшы проектларның ТОП-30на кергән.

Тәкъдим итү барышында аңлатмаларны Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова биреп барды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бик зур эш башкарылган. «Бик яхшы проект килеп чыккан, – диде ул. – Территорияләрне тулаем аңлауга ирешелгән. Бу документ юл картасы булырга мөмкин». Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, проектны гамәлгә ашыру этапларын финанс чараларына бәйле рәвештә билгеләү мөһим, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар