Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.01.2026, 10:31

Рөстәм Гафаров: «Казан беренче тапкыр дөньяның иң имин йөз шәһәре исемлегенә керде»

Яңа ел каникулларында 670 полиция хезмәткәре иминлекне тәэмин иткән

Денис Гордийко фотосы

Яңа ел бәйрәмнәре Казанда тыныч кына, хәвеф-хәтәрсез узган. Җәмәгать тәртибен 670 полиция хезмәткәре, шул исәптән Росгвардия хәрбиләре һәм хезмәткәрләре саклаган. Бу хакта бүген аппарат киңәшмәсендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Ринат Габитов хәбәр итте.

Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров хокук саклау органнары эшен югары бәяләде:

«Идарәнең шәхси составына бик яхшы хезмәт иткәннәре өчен рәхмәт белдерәм. Бәйрәмнәр – ул чаралар күпләп уздырыла һәм мондый кичәләргә халык күпләп килә торган вакыт. Әлбәттә, бу һәрвакыт өстәмә кыенлыклар тудыра. Бу елны шәһәр тарафыннан оештырылган бәйрәм чараларының тыныч үтүе – хокук саклаучыларыбызның башкарган фидакарь хезмәт нәтиҗәсе ул», - дип билгеләде Гафаров.

Ул шулай ук шәһәрнең үсә барган халыкара абруен ассызыклады: «Numbeo аналитик порталы мәгълүматлары нигезендә, Казан 2025 ел нәтиҗәләре буенча беренче тапкыр дөньяның иң имин йөз шәһәре исемлегенә керде, башкалабыз хәтта Мәскәүне дә узып китте. Бу шәһәрдә гомуми уңай картинаны чагылдыра».

Ринат Габитов хәбәр иткәнчә, 31 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр тәртип саклау һәм шәһәр халкының иминлеген тәэмин итү өчен 670 полиция хезмәткәре җәлеп ителгән.

Чаралар уздыру урыннарының барысы да техник җайланмаларны кулланып һәм махсус өйрәтелгән этләр ярдәмендә алдан ук тикшерелгән. Бәйрәм мәйданчыкларына халык металл эзли торган җайланма аша тикшереп кертелде, дип ассызыклады чыгыш ясаучы.

Чаралар уздырыла торган урыннарда рөхсәтсез йөрүне һәм җинаятьләр кылуны булдырмау максатыннан транспорт хәрәкәтенә чикләүләр кертелгән. Юлларда юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре автотранспортны, бигрәк тә транзит һәм эре габаритлы транспортны тикшерү чараларын көчәйткән.

«Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе тарафыннан күрелгән чаралар нәтиҗәсендә Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре шәһәрдә тыныч үтте, гадәттән тыш хәлләр һәм җәмгыять өчен куркыныч булган башка төрле күренешләр күзәтелмәде», - дип сүзен йомгаклады Ринат Габитов.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 12.01.2026
Видеорепортаж
12.01.2026 11:38
Яңа ел бәйрәмнәрендә 670 полиция хезмәткәре җәмәгать иминлеген саклаган
Барлык яңалыклар