В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан ишегалларыннан көн саен чыгарыла торган чүп күләме 1,3 мең тоннага җиткән
Бәйрәм көннәрендә шәһәр хезмәтләре көчәйтелгән эш режимына күчте. Яңа ел каникулларында Казанда урамнарны җыештыру эшенә көн саен 350 берәмлек махсус техника һәм 490 юл эшчесе җәлеп ителә. Калдыклар чүп җыела торган урыннардан тәүлек буе чыгарыла: әлеге юнәлештә 96 чүп ташу машинасын да исәпкә алып, көн саен 120 берәмлек техника эшли. Бүген Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров шәһәр хезмәтләренең эшен тикшерде: урамнарны һәм ишегалларын кардан чистарту, калдыкларны чыгару һәм Казанның күпфатирлы йортларында газ җиһазлары эшен бәяләде.
Денис Гордийко фотосы
Тикшерү вакытында китерелгән мәгълүматларга караганда, кичә, 2 гыйнварда, урамнарны кардан чистарту эшендә 320 берәмлек техника һәм 489 юл эшчесе катнашкан. Бер тәүлек эчендә шәһәрдән 9,1 мең тонна кар чыгарылган. Бозлавыкка каршы 685 тонна материал – реагент һәм ком-тоз катнашмасы тотылган.

Һава торышының начараюы сәбәпле, бүген көндез шәһәрнең төп магистральләрен җыештыру эшенә 349 берәмлек техника чыгарылган, кардан чистарту эшләренең төп өлеше төнлә алып барылганлыктан, тәүлекнең караңгы вакытында аларның саны тагын да артачак.
Ишегалларын җыештыру мәсьәләсенә килгәндә, шәһәрнең идарәче компанияләре карамагында 1,4 мең ишегалды себерүче һәм 230 берәмлек махсус техника исәпләнә. Йорт яны территориясе кар яуганнан соң алты сәгать эчендә чистартылырга тиеш.
Синоптиклар Казанда мул явым-төшем вәгъдә итә. Әйтик, бүген төнлә һәм иртәгә көндез көчле кар (төнлә 5-7 мм, көндез 9-11 мм) явачак, буран көтелә, һава температурасы -2 градустан -7 градуска кадәр булачак. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре булуы ихтимал. Шуңа бәйле рәвештә шәһәр халкын юлларда уяу булырга, тизлек режимын сакларга һәм юлларны кардан чистарту турындагы хәбәрнамәләргә игътибарлы булырга киңәш итәләр.
Кыш башланганнан бирле Казан урамнарыннан барлыгы 128 мең тонна кар чыгарылган, юлларны боздан арындыру өчен 22,5 мең тонна реагент һәм ком-тоз катнашмасы кулланылган.

Рөстәм Гафаров Алексей Казем-бек, Андрей Адо, Камиссар Габишев, Юлиус Фучик, Чкалов, Батыршин, Лукин, Молодежная урамнарында урнашкан йортларның ишегалларын кардан чистарту һәм калдыкларны чыгару эшләрен карап чыкты. Берничә җирдә район администрацияләренә квартал эчендәге юлларны, подъездларны һәм социаль учреждениеләргә килү юлларын җыештыруны көчәйтү, идарәче компанияләргә ишегалларын җыештыру, балалар мәйданчыкларын, уен мәйданчыкларын кардан чистарту буенча өстәмә күрсәтмәләр бирелде.
Идарәче компанияләр белән халыкка мәгълүмат җиткерү турында аерым фикер алыштылар – ишегалдын җыештыру турындагы белдерүләрдә техниканың сыйфатлы эшләвен тәэмин итү өчен транспорт чараларын вакытлыча күчереп кую үтенечләрен күрсәтергә кирәклеге хакындагы тәкъдимнәр яңгырады. «Идарәче компанияләр казанлылардан парковкадагы машиналарны вакытлыча күчереп торуны болай гына сорамый – бу мәйданчыкны кардан чистарту сыйфатын сизелерлек яхшырта. Ахыр чиктә, җыештыру эшләре халык мәнфәгатьләрен күз алдында тотып башкарыла һәм ишегалды никадәр чистарак булса, халыкка шулкадәр уңайлырак булачак. Урам себерүчеләргә машиналар белән тулы ишегалдын кардан чистарту мәсьәләсен хәл итүнең никадәр катлаулы икәнен аңлыйсыз бит», - дип билгеләп үтте Рөстәм Гафаров.

Муниципаль парковкаларга килгәндә, мондый киңлекләрне кардан җыештыру турындагы хәбәр халыкка берничә көн алдан берничә канал аша: «Казан паркингы» хезмәте ярдәмендә пуш-хәбәрнамәләр, парковкаларга урнаштырылган белдерүләр, «Яндекс.Карталар» системасы, KZN.RU порталындагы язмалар, район администрацияләренең һәм мэриянең социаль челтәрләре аша җиткерелә. Шәһәрлеләрдән шулай ук күршеләрен кисәтү өчен мәгълүматны мөмкин булганча йорт чатларына юллауларын сорыйлар.
Чүп җыела торган урыннардан калдыкларны чыгару эше – йөреп чыккан барлык нокталарда да аерым мәсьәлә буларак игътибар үзәгендә кала. Гомумән алганда, бәйрәм көннәрендә каты көнкүреш калдыклары күләме арткан: гадәти көннәрдә 1 мең тоннага якын чүп чыгарылса, каникулларда «Восточный» полигонына көн саен 1,3 мең тоннага якын калдык җибәрелә, дип сөйләде «ПЖКХ» идарәче компаниясе вәкиле. Илтеп тапшырылган иң күп чүп 31 декабрьгә туры килгән – ул вакытта шәһәрдән 1,4 мең тонна калдык чыгарылган. Калдыкларны чыгару эшенә 96 чүп ташу машинасын да исәпкә алып, көн саен 120 берәмлек техника җәлеп ителгән.
Әмма кайбер ишегалларында махсус техниканың чүп контейнерларына кадәр барып җитә алуы кискен мәсьәлә булып кала бирә. Халык, үз автомобильләрен тиешсез урында калдырып китеп, юлны каплый, «ПЖКХ» идарәче компаниясе хезмәткәрләре идарәче компания белән бергә автомобиль хуҗаларын эзләргә мәҗбүр була. Ни кызганыч, халык мондый үтенечләргә оператив рәвештә җавап та бирми.
Исегезгә төшерәбез, Казанны төзекләндерү кагыйдәләре нигезендә автомобильләрне контейнер мәйданчыклары янында калдырып китү тыела. Әлеге хокук бозу очрагы өчен 2 мең сум күләмендә административ җаваплылык каралган.