В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Барыннан да ешрак республика халкы дачага чыгу рөхсәтеннән файдаланган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче май). 1-нче майдан 5-нче майга кадәр татарстанлылар өйдән чыгу өчен 2 млн 133 мең смс-пропуск сораткан. Барыннан да ешрак республика халкы дачага чыгу рөхсәтеннән файдаланган - бу максат белән 1 млн 500 мең пропуск рәсмиләштерелгән.
Исегезгә төшерәбез, цифрлы пропусклар сервисы 1-нче апрельдә эшли башлады. Бу вакыт эчендә системада 1 млн 700 мең татарстанлы теркәлгән. Чыгу өчен соратылган кодларның гомуми саны 11 млн тамгасына якынлаша, дип хәбәр итә ТР Дәүләт идарәсенең, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте.
Системада шулай ук республиканың 3805 үзмәшгуле теркәлгән. Бу категория гражданнар өчен гамәлдә булган дүрт өстәмә максат буенча 25 меңгә якын цифрлы пропуск бирелгән. Иң популяр максат - җитештерү бинасына бару - чыгу өчен 10 меңгә якын код бирелгән.
Пропускларны рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча консультацияләр өчен татарстанлылар бердәм +7(800)250-90-33 телефон номеры буенча контакт-үзәккә мөрәҗәгать итә алалар. Алар үз сорауларын кайнар линия операторларына гына түгел, Лилия исемле роботка да бирә ала.
Системада теркәлү турында тулы мәгълүмат сайтта урнаштырылган.