Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.05.2020, 13:51

12 майдан Татарстанда смс-пропусклар режимы гамәлдән чыгарыла

Иҗтимагый урыннарда мәҗбүри рәвештә битлекләр, перчаткалар кию һәм социаль дистанцияне саклау каралган.


(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче май, Алинә Бережная). 12-нче майдан Татарстанда смс-пропусклар системасы һәм эштән өйдән чыгуга рөхсәт бирә торган мәҗбүри белешмә алу гамәлдән чыгарыла. Әмма республика халкы элеккечә санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәргә тиеш - җәмәгать урыннарында битлекләр, перчаткалар кияргә, социаль дистанцияне сакларга кирәк. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры урынбасары, Татарстанның оператив бүлеге башлыгы Ләйлә Фазлыева, пандемия чорында чикләү режимыннан акрынлап чыгуга багышланган брифингта белдерде.

Татарстанда 6-нчы майда узган киңәшмәдә РФ Президенты Владимир Путин яңгыраткан бурычларга туры китереп, чикләү режимыннан чыгу чаралары күрелде. Ләйлә Фазлыева сүзләренчә, яңа кагыйдәләр республиканың барлык муниципаль районнары территориясендә дә гамәлдә булачак. 12-нче майдан Татарстанда яшәүчеләргә өйдән чыгу өчен цифрлы смс-пропуск алырга кирәкми. Шулай ук өйдән читтә йөрү өчен эш урыныннан белешмә алу да кирәк түгел. Шул ук вакытта республика халкы мәҗбүри рәвештә битлекләр, перчаткалар киеп йөрергә һәм хәтта шәһәр буйлап йөргәндә дә дә 1,5 метр дистанцияне сакларга тиеш. «Битлекләр, перчаткалар һәм социаль дистанция - якын арада безнең аерылгысыз атрибутлар», - дип ассызыклады Л.Фазлыева.

12-нче майдан 400 квадрат метрга кадәр мәйданда хезмәт күрсәтү өлкәсе оешмалары һәм сәүдә заллары яңадан эшләячәк, шул ук вакытта мондый объектларда урамнан керү ишеге аерым булырга тиеш. Моннан тыш, автосалоннар да эшли башлаячак. Тиешле карар ТР Хөкүмәте тарафыннан имзаланды.

Шулай ук республикада 12-нче майдан никахларны теркәү рөхсәт ителә, тантаналарда 10-нан артык кеше булырга тиеш түгел. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары ассызыклаганча, республикада санитар-эпидемиологик вәзгыять яхшырганчы ял итү, күңел ачу, тамаша ясау, мәдәни, физкультура, спорт, күргәзмә, мәгърифәтчелек һәм башка чаралар уздыру рөхсәт ителми. Тыю ачык һавада, шул исәптән паркларда чаралар үткәрүгә кагыла. Спорт үзәкләре, йөзү бассейннары, мунча, сауна, шифаханәләр, киноүзәкләр, төнге клублар, балалар өчен уен бүлмәләре һәм башка шундый учреждениеләр эшчәнлеге туктатылган. Элеккечә даруханәләр, азык-төлек кибетләре, аерым тышкы ишеге булган кәрәзле элемтә салоннары искәрмә булып тора. Гомуми туклану предприятиеләре үз эшләрен дистанцион рәвештә дәвам итә - алып чыгу һәм китерү режимында. Кибетләр эшен төнге вакытта, 22.00 сәгатьтән 6.00 сәгатькә кадәр, тыю саклана. Даруханәләр һәм автоягулык станцияләре искәрмә булып тора.

Ләйлә Фазлыева чикләүләрне йомшарткан оешма-предприятиеләрнең санитария нормаларын төгәл үтәргә тиешлегенә игътибарны юнәлтте. Үзизоляция режимын эшкә чыгу мәҗбүри булмаган затлар да сакларга тиеш. «65 яшьтән өлкәнрәк һәм хроник авырулары булган затлар өчен үзизоляцияне үтәргә киңәш итәбез. Бу сәламәтлекне саклап калырга ярдәм итәчәк, торакны бик ашыгыч зарурият була калса гына ташлап китәргә мөмкин», - диде Л.Фазлыева. РФнең башка төбәкләреннән килгән затлар өчен дә, шулай ук коронавирус белән авыручылар белән элемтәгә кергән затлар өчен дә элеккечә 14 көнлек үзизоляция каралган. Башка илләрдән килгән кешеләр табиблар күзәтүе астында обсерваторларда 14 көн дәвамында үзизоляциядә булырга тиеш.

Барлык яңалыклар