Татарстанда 26 октябрьдән кайбер шәһәр яны поездларының хәрәкәт җәдвалы үзгәрәчәк. Төзәтмәләр Казанны Йошкар – Ола, Борындык, Ульяновск, Кизнер, Арча, Сосновка һәм башка юнәлешләр белән тоташтыручы маршрутларга кагылачак, дип хәбәр иттеләр «Содружество» АҖ матбугат хезмәтендә.
6751/6753 номерлы Казан – Ульяновск шәһәр яны поезды ТР башкаласыннан 14:40 сәгатьтә (21 минутка соңрак) китә. Пассажирлар билгеләнгән урынга җирле вакыт белән 20:19 да (21 минутка соңрак) киләчәк.
6383 нче номерлы Казан – Йошкар-Ола электричкасы ТР башкаласыннан 14:30 да (22 минутка соңрак) китәчәк. Марий Эл башкаласына ул 17:10 да (22 минутка соңрак) киләчәк.
6385 нче Казан – Йошкар-Ола поездының китү вакыты 24 минут алдан планлаштырылган. Состав Казан станциясеннән 7:10 да юлга чыгачак. Пассажирлар Йошкар-Ола 9:55 тә булачак.
6749 нчы номерлы электропоезд Казан – Борындык маршруты буенча ТР башкаласыннан 14:40 сәгатьтә (21 минутка соңрак) китәчәк. Пассажирлар билгеләнгән урынга 17:58 дә (21 минутка соңрак) киләчәк.
6755 нче Казан – Борындык шәһәр яны поезды станциядән 7:00 дә (33 минутка соңрак) китәчәк. Борындыкка килү 10:40 та (17 минутка соңрак) көтелә.
6756 нчы Борындык – Казан электричкасы Борындык станциясеннән 17:01 сәгатьтә (24 минутка соңрак) китә. Казанга килү 20:40 ка (10 минутка соңрак) планлаштырылган.
ТР башкаласыннан 6101 нче номерлы Казан – Канаш электропоезды 14:08 гә (19 минутка иртәрәк) китәчәк. Электричка соңгы станциягә 16:58 дә (16 минутка иртәрәк) киләчәк.
6321 нче Казан – Паратск шәһәр яны поезды ТР башкаласыннан 5:56 да (16 минутка соңрак) китә. Шәһәргә электричка пассажирларны 6:57 дә (16 минутка соңрак) алып киләчәк.
6425 нче номерлы Нократ Аланы – Казан поезды станциядән 11:44 тә (9 минутка иртәрәк) китә. Электричка билгеләнгән урынга 14:56 да киләчәк (14 минутка иртәрәк).
Кичке вакытта йөрүче поездлар өчен Казан – Аэропорт тармагында хәрәкәт җәдвалы үзгәрәчәк.
Шулай ук Казан – Албаба, Казан – Канаш, Казан – Зөя, Шәмәрдән – Казан, Казан – Арча, Казан – Кизнер, Казан – Сосновка, Казан – Кукмара юнәлешләрендә поездлар җәдвалында 1 минуттан 15 минутка кадәр үзгәрешләр гамәлгә керде.
Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны +7(937)625-04-33 телефоны аша (шалтыратулар тәүлек буе кабул ителә), шулай ук шәһәр яны пассажир компаниясе сайтында яисә «РЖД Пассажирам» мобиль кушымтасында белергә мөмкин.