В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Административ-техник инспекция идарәсе хезмәткәрләре шәһәр территорияләрен көн саен күзәтеп тора
Денис Гордийко фотосы
Бүген Татарстан башкаласының Вахитов районында шәһәр Башкарма комитетының Административ-техник инспекция идарәсе биналарны кышкы чорда карап тоту буенча чираттагы тикшерү эшен оештырды. Рейд нәтиҗәләре буенча шәһәрнең үзәк урамнарындагы биналарны кыш көне карап тоту буенча биш хокук бозу очрагы ачыкланган. Кыш башыннан Административ-техник инспекция идарәсе белгечләре тикшерүләре барышында барлыгы шундый 346 хокук бозу очрагы теркәлгән.
Административ-техник инспекция идарәсе хезмәткәрләре шәһәр территорияләрен көн саен күзәтеп тора, Яңа ел бәйрәмнәре вакытында җаваплы белгечләр өстәмә рәвештә кизү торган.
Җаваплы инспектор маршрутны «Халык контроле» дәүләт системасына юлланган шикаятьләрдән, гаризалардан һәм мөрәҗәгатьләрдән чыгып алдан планлаштыра. Бүген әлеге хезмәт белгече Астрономия урамыннан алып Вокзал яны мәйданына кадәр урнашкан биналарны караган.
Бүген инспектор биш хокук бозу очрагын ачыклаган. Астрономия урамы, 8, Мартын Межлаук урамы, 6 һәм Мәскәү урамы, 32 йортлар адресы буенча урнашкан биналарның керү юлындагы һәм түбәләрдәге боз сөңгеләре алынмаган булган.

«Инспектор хокук бозу очракларын фотога һәм видеога төшереп ала, алга таба алар беркетмәгә теркәлә. Әгәр хокук бозу очрагы җайга салынмаса һәм ике көн рәттән ачыкланса, әлеге мәсьәлә буенча беркетмә төзелә. Шуннан соң беркетмә карар чыгару өчен административ комиссиягә җибәрелә», - дип аңлатты Административ-техник инспекция идарәсе башлыгының беренче урынбасары Вил Латыйпов.
Ул билгеләп үткәнчә, биналарны төзекләндерү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен кисәтү яки штраф каралган: мондый штрафлар физик затларга – 5 мең сумга кадәр, вазифаи затларга 15 меңнән 30 мең сумга кадәр (ел дәвамында кабат бозган очракта 30 меңнән 50 мең сумга кадәр) салынырга мөмкин. Юридик затлар өчен штраф күләме 200–500 мең сум тәшкил итә (кабат бозган очракта 500–1 миллион сум).
Инспектор биналарны төзекләндерү кагыйдәләре үтәлешен 9:00–12:00 вакыт аралыгында тикшерә, гаризалар күп булу сәбәпле эш озайтылырга мөмкин. Сезонлы хокук бозуларны тикшерүдән тыш, хезмәткәрләр биналарны тышлау, электр үткәргечләренең һәм агынты сулар челтәренең норматив торышы буенча да хокук бозу очракларын теркиләр. Башкарма комитетта барлыгы 30 лап инспектор эшли, шул ук вакытта район администрацияләрендә дә штатта эшләүче белгечләр бар.
Моннан тыш, агымдагы ел башында түбәләрне кардан, боздан һәм боз сөңгеләреннән вакытында чистартуны автомат рәвештә теркәү буенча сынау режимында мобиль комплекслар эшли башлаган. Аларның эше беркетмә төземичә генә карар чыгарырга мөмкинлек бирә. Хәзерге вакытта системаны көйләү эшләре тәмамланып килә, аннан соң хокук бозуларны автомат рәвештә теркәү процессы системалы нигездә алып барылачак.
Исегезгә төшерәбез, норматив документлар нигезендә, кышкы чорда йорт яны территориясе кар яуганнан соң 6 сәгать эчендә кардан чистартылырга тиеш. Ике яклы түбәләрдә кар катламы 30 см дан калынрак булырга тиеш түгел; кар эри башлаган вакытта, кар, калынлыгы әлеге күрсәткечтән азрак булган очракта да түбәләрдән көрәп төшерелергә тиеш.
Гомумән алганда, ел башыннан Административ-техник инспекция идарәсе хезмәткәрләре 1,1 меңнән артык объектны тикшергән, 346 хокук бозу очрагы теркәлгән. Җаваплы затлар яки торак милекчеләре белән профилактик әңгәмәләрдән соң 259 хокук бозу очрагы җайга салынган. 55 очрак буенча административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелгән, тагы 32 очрак буенча мәсьәлә хәл ителә.