Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.05.2021, 12:46

Казанда Сабантуй 26 июнь көнне узачак

Чараны санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп оештырачаклар.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU( 19-нчы май). Казанда татар халык бәйрәме Сабантуй 26-нчы июнь көнне узачак. Тиешле указга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

Республиканың авыл торак пунктларында һәм район үзәкләрендә, шул исәптән республика әһәмиятендәге шәһәрләрдә бәйрәм 12-13-нче июнь көннәрендә, Яр Чаллыда 19-нчы июньдә узачак.

Бәйрәм чаралары коронавирус йогышы таралу куркынычы белән бәйле рәвештә республика территориясендә билгеләнгән чикләү чараларын үтәү белән оештырылачак, диелә документта.

Исегезгә төшерәбез, узган ел коронавирус пандемиясе аркасында татарстанлылар Сабантуйны онлайн режимда билгеләп үтте.

Барлык яңалыклар