В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда яңгырлы һава торышы саклана
Иртәгә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә, бераз яңгыр явуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр тизлек белән исәчәк, урыны белән тизлеге секундына 12 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы 0..+5 градуска төшәчәк. Көндез термометр баганалары +7..+12 градуска кадәр күтәрелә дип фаразлый белгечләр.
Иртәгә Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә, бераз яңгыр явачак. Төнлә һава температурасы +3..+5 градус, ә көндез +9..+11 градус була.
Якшәмбе көнне, 19 октябрьдә республикада урыны белән бераз яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка күчмә җил, җилнең тизлеге секундына 24 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә +1..+6 градус булачак, көндез +6..+ 11 градуска кадәр җылыначак.
Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, киләсе атна башында республикада яңгырлы һава торышы саклана. Температура төнге сәгатьләрдә +3..-2 градус булачак. Көндез һава +5..+10 градуска кадәр җылыначак.