В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр администрациясе алдан ук машина йөртүчеләрдән күрсәтелгән участоклардан транспорт чараларын күчереп куюларын үтенә
Марат Мөгыйнов фотосы
Казанда 7 гыйнвардан 8 гыйнварга каршы төндә шәһәрнең муниципаль парковкаларында кар чистарту эшләре алып барыла. Шуңа бәйле рәвештә юлларны тулысынча һәм сыйфатлы итеп чистарту өчен, машина йөртүчеләрдән күрсәтелгән участоклардан транспорт чараларын алдан ук күчереп куюларын сорыйлар, дип хәбәр итә Казанның Тышкы төзекләндерү комитеты.
7 гыйнвар көнне 21:00–23:00 вакыт аралыгында карны Волгоград урамында, юлның Тунаков урамыннан алып Декабристлар урамына кадәр өлешендә чистартачаклар.
21:00 сәгатьтән 5:00 сәгатькә кадәр махсус техника Вознесение трактында, Галиев, Академик Глушко һәм Родина урамнарындагы парковкаларда эшләячәк.
7 гыйнварда 21:00 сәгатьтән 8 гыйнвар 06:00 сәгатькә кадәр кар түбәндәге муниципаль парковкаларда җыештырылачак:
Ульянов-Ленин урамы, урамның так ягы, Маяковский урамы белән кисешкән урыннан Мөштәри урамы белән кисешкән урынга кадәр;
Айвазовский урамы, урамның җөп ягы, Роща Фрунзе урамы белән кисешкән урыннан Волков урамы белән кисешкән урынга кадәр;
Айвазовский урамы, урамның җөп ягы, Бутлеров урамы белән кисешкән урыннан Ульянов-Ленин урамы белән кисешкән урынга кадәр; урамның Бутлеров урамы белән кисешкән урыннан так ягы;
Ульянов-Ленин урамы, урамның ике ягы, Тихомирнов урамы белән кисешкән урыннан Петербург урамы белән кисешкән урынга кадәр, 50 йорт, 1 нче корпус каршындагы территория;
Жуковский урамы, урамның так ягы, Горький урамы белән кисешкән урыннан Большая Красная урамы белән кисешкән урынга кадәр;
Маяковский урамы, урамның җөп ягы, Ульянов-Ленин урамы белән кисешкән урыннан Щапов урамы белән кисешкән урынга кадәр;
Маяковский урамы, урамның так ягы, Бутлеров урамы белән кисешкән урыннан Некрасов урамы белән кисешкән урынга кадәр;
Жуковский урамы, урамның так ягы, Адамюк урамы белән кисешкән урыннан Большая Красная урамы белән кисешкән урынга кадәр;
Маяковский урамы, урамның так ягы, Маяковский урамында урнашкан 29 нчы йорттан 21 нче йортка кадәр;
Подлужная урамы, урамның җөп ягы, Толстой урамы белән кисешкән урыннан «Миллениум» күпере белән кисешкән урынга кадәр;
Һади Такташ урамы, урамның ике ягы, Марсель Сәлимҗанов урамы белән кисешкән урыннан Спартак урамы белән кисешкән урынга кадәр;
Һади Такташ урамы, урамның ике ягы, Спартак урамы белән кисешкән урыннан Островский урамы белән кисешкән урынга кадәр;
Һади Такташ урамы, урамның ике ягы, Марсель Сәлимҗанов урамы белән кисешкән урыннан Нурсолтан Назарбаев урамы белән кисешкән урынга кадәр;
Париж Коммунасы урамы, урамның ике ягы, Сул як Болак урамы белән кисешкән урыннан Нурсолтан Назарбаев урамы белән кисешкән урынга кадәр.