В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр администрациясе алдан ук машина йөртүчеләрдән күрсәтелгән участоклардан транспорт чараларын күчереп куюларын үтенә
Марат Мөгыйнов фотосы
Казанда 2 гыйнвардан 3 гыйнварга каршы төндә шәһәрнең муниципаль парковкаларында кар чистарту эшләре алып барыла. Шуңа бәйле рәвештә юлларны тулысынча һәм сыйфатлы итеп чистарту өчен, халыктан күрсәтелгән урамнардагы муниципаль парковка урыннарыннан вакытлыча файдаланмый торуларын сорыйлар, дип хәбәр итә Казанның Тышкы төзекләндерү комитеты.
2 гыйнвар көнне 21:00–23:00 вакыт аралыгында карны Шамил Усманов урамында, урамның так ягында, Декабристлар урамы белән кисешкән урыннан Энергетиклар урамы белән кисешкән урынга кадәр (268 нче номерлы парковка) чистартачаклар.
2 гыйнварда 21:00 сәгатьтән 3 гыйнвар 06:00 сәгатькә кадәр кар түбәндәге муниципаль парковкаларда җыештырылачак:
Сибгат Хәким урамы, җирле юл, урамның җөп ягы, Әпсәләмов урамы белән кисешкән урыннан Мусин урамы белән кисешкән урынга кадәр (147 нче номерлы парковка урыны);
Әпсәләмов урамы, җирле юл, урамның җөп ягы, Сибгат Хәким урамы белән кисешкән урыннан Чистай урамы белән кисешкән урынга кадәр (147 нче номерлы парковка урыны);
Әпсәләмов урамы, җирле юл, урамның так ягы, Сибгат Хәким урамы белән кисешкән урыннан Чистай урамы белән кисешкән урынга кадәр, урамның ике ягы, Чистай урамы белән кисешкән урыннан Ямашев проспекты белән кисешкән урынга кадәр (166, 207, 208 нче номерлы парковка урыннары);
Меридиан урамы, урамның җөп ягы, Меридиан урамында урнашкан 6 нчы йорт янында (167 нче номерлы парковка урыны);
Пушкин урамы, урамның так ягы, Профессор Нужин урамы белән кисешкән урыннан Профсоюз урамы белән кисешкән урынга кадәр (102 нче номерлы парковка урыны);
Дзержинский урамы, урамның җөп ягы, Чернышевский урамы белән кисешкән урыннан Кави Нәҗми урамы белән кисешкән урынга кадәр, «Черек күл» паркы ягыннан; Дзержинский урамында урнашкан 16 нчы йорт янында; урамның ике ягы, Кави Нәҗми урамы белән кисешкән урыннан Лобачевский урамы белән кисешкән урынга кадәр (117 нче номерлы парковка урыны);
Театр урамы, урамның ике ягы, Дзержинский урамы белән кисешкән урыннан Большая Красная урамы белән кисешкән урынга кадәр (110 нчы номерлы парковка урыны);
Ирек мәйданы, Карл Маркс урамында, Пушкин урамы белән кисешкән урыннан Театр урамы белән кисешкән урынга кадәр (110 нчы номерлы парковка урыны);
Пушкин урамы, урамның җөп ягы, Большая Красная урамы белән кисешкән урыннан Бассейн урамы белән кисешкән урынга кадәр (110 нчы номерлы парковка урыны);
Толстой урамы, Большая Красная урамында урнашкан 67 нче йорт янында (322 нче номерлы парковка урыны);
Нариманов урамы, урамның ике ягы, Татарстан урамы белән кисешкән урыннан Париж Коммунасы урамы белән кисешкән урынга кадәр (104 нче номерлы парковка урыны);
Нариманов урамы, урамның так ягы, Нариманов урамы буенча Париж Коммунасы урамы белән кисешкән урыннан 63 нче йортка кадәр (104 нче номерлы парковка урыны);
Нариманов урамы, урамның так ягы, Таҗи Гыйззәт урамы белән кисешкән урыннан Чернышевский урамы белән кисешкән урынга кадәр (104 нче номерлы парковка урыны);
Нариманов урамы, урамның ике ягы, Галиәсгар Камал урамы белән кисешкән урыннан Межлаук урамы белән кисешкән урынга кадәр (104 нче номерлы парковка урыны);
Таҗи Гыйззәт урамы, урамның ике ягы, Сул як Болак урамы белән кисешкән урыннан Гаяз Исхакый урамы белән кисешкән урынга кадәр, урамның җөп ягы, Гаяз Исхакый урамы белән кисешкән урыннан Борхан Шаһиди урамы белән кисешкән урынга кадәр, урамның ике ягы, Борхан Шаһиди урамы белән кисешкән урыннан Ямская урамы белән кисешкән урынга кадәр (120 нче номерлы парковка урыны).
Шәһәр халкына юлга чыгуны һәм транспорт чарасын парковкага куюны планлаштырганда әлеге графикны исәпкә алып эш йөртергә киңәш итәләр.