В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республикада дәүләт флаглары төшерелде, күңел ачу чаралары гамәлдән чыгарылды.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче май). Бүген Татарстанда матәм көне. Карарны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итте. Бу 11-нче май көнне Казанның 175-нче номерлы гимназиясендә булган гадәттән тыш хәл белән бәйле.
Бүген республикада дәүләт флаглары төшерелде, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының ведомство буйсынуындагы барлык учреждениеләрендә мәдәни-тамаша чаралары гамәлдән чыгарылды.
Матәм көнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фаҗигагә бәйле рәвештә кайгы белдерде. Бу турыда республика башлыгы үзенең Instagram-аккаунтында бастырды.
РФ Президенты Владимир Путин, Казан Мэры Илсур Метшин һәлак булганнарның гаиләләренең, туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Шулай ук чит ил дәүләтләре вәкилләре, Россия төбәкләре һәм шәһәрләре башлыклары кайгыларын уртаклаштылар. Алар арасында – Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы У Инцинь, Вологда өлкәсе губернаторы Олег Кувшинников, шәһәр хакимияте башлыгы Сухум Беслан Эшба, Махачкала башлыгы Салман Дадаев, Омск мэры Оксана Фадина, Нижневартовск башлыгы Василий Тихонов, Новокузнецк башлыгы Сергей Кузнецов һәм башкалар.
Исегезгә төшерәбез, кичә иртән Җәүдәт Фәйзи урамындагы 175-нче номерлы гимназиядә атыш була. Һәлакәт нәтиҗәсендә 9 кеше һәлак булды – 7 бала һәм ике өлкән кеше, 21 кеше – 18 бала һәм өч өлкән кеше хастаханәгә озатылган.