Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.03.2018, 17:00

Казан укучылары “эко-миньон” өчен бүләк һәм биш капчык кечкенә батареялар алдылар

33-нче мәктәп укучылары “Кечкенә батареяларны тапшыр” экологик акциясе оештырдылар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче март, Екатерина Виславская). ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Рәхмәт хаты бүген, 28 мартта, Авиатөзелеш районының 33-нче урта гомуми белем бирү аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе укучыларына бирелде.

Мәктәпнең экологик отряды активистлары классларда йөреп, укучыларга калдыкларны аерып җыю һәм аларны утилизацияләү файдасы турында лекцияләр укыдылар. Шуннан соң балалар үзләре өйләреннән кечкенә батареялар алып килә башладылар. Алар өчен мәктәптә махсус контейнер – миньон фигурасына үзгәртелгән биш литрлы пластик шешә – куйдылар. Ел дәвамында укучылар биш төзелеш капчыгы батарея җыйды. Шуның кадәр күләмдә батареяларны барлык оешмалар да утилизацияләргә әзер түгел – Казан сәүдә үзәкләрендә һәм учреждениеләрдә кечкенәрәк күләмле контейнерлар тора. Шул вакытта аларны министрлыкка илтергә карар кылынды. Укучылар белән бергә анда “Школа радости” балалар иҗтимагый оешмасының педагог-оештыручысы Антон Романов барды. Министрлык җитәкчелеге инициативалы балаларга бүләк бирергә теләде.

“Сезнең, яшь буын вәкилләренең, әйләнә-тирә мохит өчен борчылуыгыз, экологик акцияләр үткәрүдә актив катнашуыгыз безнең өчен бик мөһим”, - дип мөрәҗәгать итте министр Александр Шадриков. Ул аларга башкарган эшләре өчен рәхмәтен белдерде һәм рәхмәт хаты тапшырды.

Бу 33-нче мәктәпнең бердән-бер экологик акциясе түгел, 3-4 ел эчендә елга ике тапкыр балалар макулатура җыя. “Җыеп була торган әйберләрне без җыябыз, - дип сөйләде социаль педагог Людмила Бочкарева. – Гыйнвар аенда 9 тоннага якын макулатура җыйдык. Беренче елларда әзрәк иде, хәзер балалар ата-аналары белән кәгазьләрне ташламыйлар, ә җыеп баралар, соңрак аларны эшкәртү өчен тапшыралар”.

Охшаш акцияләр Казанның башка уку йортларында “Экояз” республика проекты кысаларында территорияләрне санитар җыештыру һәм төзекләндерү икеайлыгы вакытында узачак, дип хәбәр итә министрлык матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар