Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.05.2019, 07:54

2019 елның 2-нче яртыеллыгыннан өлкән халыкны диспансерлаштыру тәртибе үзгәрә

Өлкән халыкны гомуми диспансерлаштыру 2013 елдан бирле үткәрелә.

2019 елның 2-нче яртыеллыгыннан 18 яшьтән 39 яшькә кадәрге гражданнарны диспансерлаштыру 3 елга 1 тапкыр, ә 40 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк кешеләр өчен ел саен үткәрелә башлый. Әлге үзгәрешләр Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының 2019 елның 13-нче мартыннан чыккан һәм 24-нче апрельдә РФ Юстицияләр министрлыгында теркәлгән 124н номерлы «Билгеле төркемгә караган өлкән яшьтәге кешеләргә профилактик медицина тикшерүләрен һәм диспансерлаштыруны уздыру тәртибен раслау турында»гы приказы нигезендә кертелә.

2018 елда Казанда диспансерлаштыру кысаларында 172 меңнән артык өлкән кеше каралган. 96436 авыру очрагы теркәлгән, шуларның 10743 очрагы беренче тапкыр ачыкланган. 21977 кеше диагнозны ачыклау өчен махсус тикшерүләргә җибәрелгән.

Ачыкланган чирләр арасында өлкәннәрдә йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары алда бара - 41,3%. Икенче урында - эндокрин системасы авырулары (19,4%), өченче урында – ризык эшкәртү органнары авырулары (13,1%).

Ел саен мәҗбүри диспансерлаштыруны Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм сугыш хәрәкәтләре инвалидлары, шулай ук гомуми авыру, хезмәт имгәнүе һәм башка сәбәпләр аркасында инвалид булган Бөек Ватан сугышында катнашучылар; «Блокадалы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән һәм гомуми авыру, хезмәт имгәнүе һәм башка сәбәпләр аркасында инвалид дип танылган затлар; Икенче бөтендөнья сугышы чорында фашистлар һәм аларның союзниклары тарафыннан корылган концлагерьларның, гетто, башка төрле ирексезләп тоту урыннарының балигъ булмаган тоткыннары уза.

Шулай итеп, ел саен 157 Бөек Ватан сугышы инвалиды, 509 Бөек Ватан сугышында катнашучы, сугышта һәлак булган һәм вафат булган сугыш ветераннарының 1388 тол хатыннары, блокададагы Ленинградта яшәүче 105 кеше һәм 66 фашист концлагерьларының балигъ булмаган тоткыннары өчен комплекслы тикшерү үткәрелә. Әлеге категорияне диспансерлаштыру нигездә өйдә үткәрелә.

Белешмә

Беренче этапта яман шешләрнең төп локализацияләрен скриниглы тикшерү үткәрелә: сөт бизләре һәм хатын-кыз җенес органнары, ир-атларда - мәни бизе, калын эчәк һәм үпкәләре; күз авырулары, кан әйләнеше системасы, эндокрин системасы, ризык эшкәртү органнары авыруларын ачыклау буенча тикшерү. 1 этап кысаларында тикшерүләрнең исемлеге пациентның яшенә карап төзелә.

Ачыкланган тайпылышлар булган пациентлар диспансерлаштыруның икенче этабына җибәрелә.

Алга таба тикшерү һәм дәвалау мәҗбүри медицина иминияте кысаларында медицина күрсәткечләре буенча үткәрелә.

«Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты паспорты нигезендә, халыкны диспансерлаштыру һәм профилактик тикшерүләр белән колачлау түбәндәгечә башкарылырга тиеш: 2019 елда халыкның 41,8%, 2020 елда – 43,4%, 2021 – 45%, 2022 – 53,5%, 2023 елда – 59,7% һәм 2024 елда – 70%.

Барлык яңалыклар