В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шул рәвешле гражданнар иминият стажы һәм шәхси пенсия коэффициентлары саны турында беләләр
Фото: Денис Гордийко
Байконурның Пенсия фонды бүлеге Татарстанныкына кушылды, шуңа күрә 2021 елның 1 нче октябреннән республика белгечләре байконурлыларга пенсияләр һәм социаль түләүләр билгели. Бу хакта Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин искә төшерде.
Проактив мәгълүмат ярдәмендә гражданнар иминият стажы, индивидуаль пенсия коэффициентлары саны һәм пенсия күләме турында мәгълүмат ала. Бу мәгълүмат ярдәмендә кеше пенсия хокукларын формалаштыруга тәэсир итә һәм кирәк булганда аларны арттыра ала.
Мәгълүматны Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетка хатын-кызга – 40 яшь, ә ир-атка 45 яшь тулгач җибәрә. Алга таба мәгълүматлар өч елга бер тапкыр килә.
Дәүләт хезмәтләре порталында хисап язмасы булмаганнар социаль фондның клиент хезмәтләрендә булачак пенсия күләме турында белә ала, дип хәбәр иттеләр ведомствода.